Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Пенсия фонды 8 яшьтән 17яшькә кадәрге балаларга айлык акчалата түләү сроклары турында хәбәр итә

Акча пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата пособие  түләү сроклары турында хәбәр итә.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү пособие билгеләнгән көннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча күчерелә.

Аннан соңгы түләүләр ай саен түләнә торган айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр жибәрелә.

Әгәр дә беренче түләү 2022 елның 31 маена кадәр билгеләнгән вакыттан алып май аенда башкарылса, аннан соңгы түләү июнь аенда түбәндәгечә гамәлгә ашырылачак:

 - кредит оешмалары аша – 3 июльдә, әлеге дата  ял (бәйрәм) көненә туры килгәндә, түләү алдагы эш көнендә гамәлгә ашырыла;

 - федераль почта элемтәсе оешмалары аша – яшәү адресы буенча китерү  графигы буенча айнын 1-24 числосында;

 Димәк, әгәр беренче пособие июньдә билгеләнгән вакыттан алып 30 июньгә  түләнгән булса, июль өчен киләсе түләү, акчаларны китерү ысулына бәйле рәвештә, кредит оешмалары яки федераль почта элемтәсе оешмалары аша график нигезендә августта түләнә.

 «Түләү срокларына килгәндә, гариза 10 эш көнендә, ә аерым очракларда максималь срок – 30 эш көнендә карала (Россия Пенсия фондына безнең сорауларга ведомстволардан җаваплар килү вакыты). Түләү билгеләүне кире кагу турында хәбәрнамә 1 эш көне дәвамында җибәрелә. Акча пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә», – дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе  идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт Үзәге  8 800 600 00-00

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев