Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ныклык һәм куркусызлык үрнәге - әфганчылар

Совет гаскәрләрен Әфганстанннан чыгару көне уңаеннан  үткәрелә торган чараларны башлап әфганчылар утырган 11 автомашина район үзәге урамнарын узып, ЮХИДИ автомобиле озатуында, Яңа Элмәле авылына юл тотты.

Традицион турнир

Анда Чечен сугышында батырларча һәлак булган Александр Шуркин истәлегенә көрәш буенча ел саен үткәрелә торган традицион турнир узарга тиеш иде. Әфганчылар автоколоннасын авыл халкы, урта мәктәп коллективы һәм укучылар җылы каршы алды. Митингтан соң мәктәп янында урнашкан обелискка венок һәм кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин спортчыларны һәм җанатарларны сәламләде. Алар Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби антларын үтәгән Чүпрәле егетләренең сугышчан батырлыклары турында да сөйләделәр, Александр Шуркинның әнисе Елена Ивановнага чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Ярышларда чуваш милли көрәше буенча төбәкара федерация президенты, чуваш көрәше остасы, Халыкара категорияле судья, Чуваш этнокультурасының атказанган эшлеклесе Виталий Васильев та катнашты.

Митинг

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган төп митинг Геройлар аллеясында һәлак булган әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында узды. Анда катнашучылар батыр якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә кызыл чәчәкләр салдылар. Бу көнне тугыз чаңгычыдан торган “Кар десанты”на да старт бирелде. Алар яу кырында башларын салган каһарман якташларыбыз туган авылда булып, солдатларның якыннары белән очрашулар үткәрәчәк.

Чараның соңгы өлеше «Созидание» яшүсмерләр клубында дәвам итте. Анда сугыш хәрәкәтләре ветераннары, аларның тол хатыннары һәм сугыштан туган йортларына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган солдатларның әти- әниләре чакырылган иде.

«Без лаеклы һәм намуслы, кайчакта үз гомерләрен корбан итеп Ватан алдындагы хәрби бурычларын чит илләрдә үтәгән якташларыбыз алдында зур бурычлыбыз. Безнең ватандашларыбыз Әфганстанда интернациональ бурычларны үз-үзләрен аямыйча хәл иттеләр, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәттеләр. Без үз тарихыбызны, үз геройларыбызны, бәйрәмнәребезне онытмаска тиеш, һәм без бу истәлекле тарихи вакыйгаларны балаларыбызга да тапшырырга тиешбез», - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Марат Гафаров.

Әфганстанга Чүпрәле егетләре төрле елларда эләккән һәм төрле частьларда хезмәт иткән. Чарада катнашучылар ул көнне бер-берсе белән күрешеп, шул сугышта һәлак булган хәрби хезмәттәшләрен искә алдылар. Үзләренең тормыш юллары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары, берничә тапкыр “дошманнар” яудырган ут астына эләгүләре турында сөйләделәр. «Әфган сугышыннан кайткач миңа да төрле сүзләр ишетергә туры килде. Имеш, ул дөрес сугыш түгел. Безнең өчен аның кирәге булмаган һ.б. Шунысын төгәл әйтә алам – ул вакытта без Әфганга бармаган булсак, безнең бүгенге Россия булмас иде. Илебез наркотик белән тулган булыр иде.  Ир-ат булып тугансың икән, хәрби бурычыңны үтәргә, илеңне сакларга тиешсең»,- ди әфганчыларның район советы башлыгы Виктор Петухов.

Күп кенә әфганчыларга бүләкләр дә тапшырылды. Алар төрле күкрәк билгеләре, медальләр һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарына ия булды.

 

Әфганчылар район советының элеккеге җитәкчесе  Иршат Җиһаншин БДБ дәүләтләре башлыклары Советы каршындагы сугышчы - интернационалистлар эшләре буенча комитет карары белән II дәрәҗә «Сугышчы-интернационалист» ордены белән бүләкләнде.

 

 

Илдуска багышлап

Елый-елый озаттык без көзен

Улыбызны хәрби хезмәткә.

Ике елдан каршы алырбыз, дип

Шатланышып туган төбәктә.

Хатың килгәч ерак ил чигеннән

Курку алды шундук йөрәкне.

Хатларың гына, улым, баса иде

Ана йөрәгендәге авыр хәсрәтне.

Шундый матур яза идең улым

“Минем өчен, әни, кайгырма!

Яшибез без шундый матур җирдә,

Әйтерсең лә инде оҗмахта.

Һәммәсе дә безнең үзебездә...

Алма, чия, кавын, карбызлар.

Барыннан да кадерлерәге–

Хезмәттәшләрем–чын дуслар!”.

Шундый хат язганда улым

Ниләр уйлый иде күңелең?

Әйттеңме әллә: “әнкәй еламасын,

Белмәсен сиңа җиңел түгелен”.

28 декабрь сиңа 20 яшь...

Җыенабыз эшкә китәргә.

Ишек ачып керде кара хәбәр...

Кая, ничек җирдә яшәргә?!

Улым-бәгърем, сине үтергәннәр

Бик еракта Әфган җирендә.

“Ләгънәт яусын!”–шушы сүзләр хәзер

Меңләгән ананың телендә.

Кара табут кайтарып куйдылар

Үзең үскән өйнең түренә.

Ничек чыдасын ана йөрәге–

Улы ята табут эчендә...

Юк шул, улым, сөйли алмадың

Башкаеңның ниләр күргәнен.

Ни өчен орден алганыңны...

Нигә безгә ялганлаганыңны...

Ачуланма, улым, яшердең шул...

“Мин Әфганда түгел”, - дидең бит.

Сизә иде күңелем, тик шулай да

Хатларың бик еш килә иде бит.

Аңладым мин сине улым-бәгърем,

Чын егеткә кирәк шундый булырга!

Горурланам, улым, исемең синең

Мәңге яшәр күчеп буын-буынга!

 

Рузания Хәйбуллова, Иске Чүпрәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев