Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Һөнәрле гомернең лаеклы хөрмәтен алып

1941 нче елның октябре... Беренче сулыш!                   

Хатирә

14 яшеннән үгез җигеп су ташучы... Табигатьтән бирелгән балта остасы, зәвыклы агач эшләнәләре авторы... Укыган ташчы... Хуҗалыкта кирәк, ул вакытта сирәк булган нигезле белгеч–мал табибы (мөрәҗәгать итмичә калган һәм дә рәхмәтле булмаган бер генә йорт та юк)...

Коллеграфик матур язучы, нечкә тоемлаучы, бай фантазияле рәссам (авылның барлык белдерү, котлау, отчет стендларында, авыл чигендәге каршылау, озатып калу күрсәтмә такталарында аның рәсем-язулары, үрнәк күрсәткеч йөзе)... Күңелгә рәхәтлек өстәүче тавыш диапазоны белән үз аһәңен булдырган, халык җырларына мәхәббәтен салган җырчы (вакыты, уку мөмкинлекләре туры килмичә, үзешчән булып калып та лаеклы исемнәргә ирешкән, бер өстәл артында утырганда Рафаэль Ильясов, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек бөек шәхесләр шәхсән үзләре анын җырлау осталыгына сокланып, тавыш көчен хуплап, үз итеп,  фатыйха биргәндәй алкышлаганнар)... Кубыз, курай, гармун, бигрәк тә яшьлек дусты булган тальян гармуны кебек уен коралларында уйнаучы оста (бер мәҗлес тә, бер концерт та ансыз үтмәгән. Без, балаларына да зур тәэсир ясаган аның җыр-моң дөньясы)... Сүз остасы, сәхнә кешесе... Ләззәт алып, бирелеп шөгыльләнүче умартачы... Туган җиренең, үз авылының ватанпәрвары (төрле һөнәр иясе булуына күрә күп тәкъдимнәре булганда да, мөмкинлек туганда да, ул үз нигезенә тугры кала, авылын, авылдашларын ташламый, читтәге дәрәҗәләргә сокланып, җиңел тормыш эзләп китми, үз җирендә кала, җитәкчеләр өчен ышанычлы терәк була) ... Авылның “Ихлас” мәчетендә белемле, укымышлы имам-хатиб дәрәҗәсенә ирешеп, авылына, авылдашларына хезмәт итүче... Коръән чыгучы...

2020 елның октябре... Соңгы сулыш!

Һичшиксез күпертүсез, безнең бөек шәхесебез, күпкырлы зат, киң күңелле, шаян, гадел, мәхәббәтле, мәһабәт, гүзәл кеше Алимов Җәүдәт Хәйдәр улы – әниебезнең хәләл җефете, яраткан әтиебез, алыштыргысыз әтиебез безнең арадан китеп барды...

Әтиебез!

Сиңа карата якты, ихластан чиста, ярату, сагыну, юксыну мәгънәсеннән генә торган сүзләр, инде бүген мәҗбүри күз тамчысына гына төрелгән мөлдерәмә яшьләр белән  тулып ташырдай сүзләребез чиксез. Тик...

Әтиебез!

Ул сүзләрне инде бүген менә, утырып тезеңә, әйтә генә алмыйбыз карап күзеңә...

Һөнәрле булдың. Һәрчак кешегә, безгә файдалы, кирәкле булдын. Үз көчең белән хыялыңа омтылдың. Без, гаиләңне, тупладың, тукландырдың. Һәрберебезне сөеп, елмаеп үстереп, көч-дәрт биреп канатландырдың, тормышландырдың. Әни белән җилкәгә-җилкә тормыш итү дәверендә, үрнәк гаилә тәрбиясендә безне үстердегез.

Әлеге сүз–рәхмәт-ләребез сиңа, Әти, дога булып барсын иде дә, җаныңа тынычлык өстәсен иде. Безнең хәтердә бары рәхәт истәлекләр белән генә саклануың сине шатландырсын иде. Тар кабереңне киң кылсын, караңгы гүреңне якты итсен иде Аллаһы Тәгаләбез!

Әтиебезне соңгы юлга озатканда бердәм булып ярдәмгә килгән авылдашларыбызга, тиешенчә дәрәҗәләп озату процессын оештырган Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәткә, һәрвакыттагыча бердәмлек игътибары белән, ихтирам итеп хәбәрдар, аңлашып, ярдәмләшеп торган авылыбызнын җитәкчесе Гафуров Барис Аппау улына һәм гаиләсенә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шушы авыр минутларыбызда безнең янәшәдә ярдәм  кылып, безгә терәк булып торганыгыз өчен Раббыбыз һәрбарчагызга рәхмәтен биреп, озын вә сәламәт гомерләр насыйп итсен.

Әниебез, балалары, оныклары исеменнән язучы Алимов Җәүдәт улы Ленур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев