Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ниһаять!

Су бирүдә өзеклекләргә киртә куела. Район үзәген тулысынча су челтәре белән колачлау эшләре бара

Язын, кышын район үзәгенең калкурак урынга урнашкан урамнарында, кайбер авылларда яшәүче кешеләрдән су юклыктан зарлар ишетелә иде. Әлеге проблема чишелергә тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районы халкын чиста су белән тәэмин итү юнәлешендәге эшләрне хуплаган, әлеге нигездә районга 25 млн.сумнан артык өстәмә акча бүленгән.

Район үзәген тулысынча су белән тәэмин итү өчен эш планында Алешкин-Саплык авылыннан Иске Чүпрәлегә кадәр 5,7 км. суүткәргеч тарту, тагын бер каптаж ясау, ягъни суүткәргечкә яңа чишмә тоташтыру (анысы Дементьев урамы очында булачак), насос, автомат станцияләре төзү каралган. Бу эшләрнең күпчелеге башкарылды да инде, -дип сөйли Башкарма комитет җитәкчесенең инфпаструктураны үстерү буенча урынбасары Илһам Бикчуров.

Төзелеш эшләрен “Алтаир 1” предприятиесе башкара. Һәм бу төзелеш районны өч яклап: Борындыктагы артезиан койларын, Кушкуак, Иске Элмәле чишмәләрен берләштереп, су белән тәэмин итәчәк. Борындык поселогы территориясендә 65 метр тирәнлектә өч артезиан коесы казылу һәм суының җитәрлек күләмдә, сыйфатлы булуы турында язган идек. Соңгы елларда ул коелардан район үзәгенә таба су челтәре төзелә килеп, ул юл өстендәге авылларга: Шәйморза, Кече Чынлы, Алешкин-Саплык, Татар Саплыгы, Дуван кебек авылларга кертелде. Ә Село Уби җирлегенә караган авылларны су белән тәэмин итү якын киләчәккә калган. Шәйморза, Түбән Каракитә, Югары Каракитә авылларының да кайбер урамнары кешеләре дә хуҗалыкларына су кертелүен көтәргә мәҗбүр әле. Бу уңайдан Илһам Бикчуров:

Су челтәре төзелү киләсе елларда да дәвам итәр. Әкрен-әкрен районның барлык авыллары, урамнарын су челтәренә тоташтырып бетерербез, дип өметләнәбез, -ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев