Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Надир Мөшәрәпов: “Эшмәкәрнең эшен җиңел димәгез”

Сәүдә эшенә Мөшәрәповлар җиң сызганып тотыналар


Ике дистә елга якын эшмәкәрлек тәҗрибәсе булган Надир Мөшәрәпов үзенең бу эштәге беренче елларын елмаеп искә төшерә. “Бик авыр чор иде бит. Күп оешмалар ябылды, халык эшсез калды. Илдәге икътисадый кризис бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Кем ничек булдыра шулай яшәргә тырышты. Замана сынавы алдында югалып калучылар да булды. Ә без менә сәүдә шөгылен сайладык. Тормыш иптәшем Гөлшатның элек сатучы булып эшләве дә ярап куйды”, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.

Сәүдә эшенә Мөшәрәповлар җиң сызганып тотыналар. Сембер, Чувашия якларындагы базалардан кайтарган товарлары белән авылларга чыгалар, базарларда сәүдә итә башлыйлар. Бәясе “тешләми” торган яхшы товарларны халык та яратып ала, заказ биреп товар кайтартучылар да күбеп китә. Аннан соң алар районда беренчеләрдән булып лизинг – гранд буенча 300 мең сум акча оталар. Шушы акчага Яңа Чүпрәле авылында икмәк – булка һәм кулинария эшләнмәләре пешерә башлыйлар. Ул пекарня бүгенге көндә дә уңышлы гына эшләп тора, биш кешегә эш урыны булдырыла. Пекарня ике сменада эшли. Продукция җитештергәч сату өчен кибете дә кирәк бит әле. Яңа Элмәле авылында кибет һәм район үзәгендә элеккеге 72 санлы аптека зданиесен арендага алып сәүдә нокталары ачалар. Болардан тыш алар үз продукцияләрен Кече Чынлы, Уби, Иске Чокалы, Зур Аксу Городище һәм, Иске Чәке һәм Яңа Чүпрәле авылларына да илтәләр. Икмәк – булка төягән автомашина һава торышының нинди булуына карамастан иртәнге биштә авылларга чыгып китә. Машина йөртүче Илмир Халитовның да эшеннән канәгатьлек белдерә Надир Фарукович. Пешекчеләрдән Эльмира Айметдинова, Светлана Тимошкина, Розалия Хәйруллина һәм Елена Федорованы биредә үз эшенең чын осталары диләр. Алар төрле дини бәйрәмнәргә, туйларга, туган көннәргә кулинария эшләнмәләре пешерү өчен күп заказлар да кабул итәләр икән. “Безнең продуктларны халык яратып үз итә. Кечкенә генә коллективыбыз зур эшләр башкарырга сәләтле.

Барыбызның да бай тәҗрибәбез бар. Пекарняда жиһазлар төгәл эшли”,- дип сөйли пешекче Эльмира ханым. Үр артыннан үр яуларга омтылган Надир Мөшәрәпов эшмәкәрлек челтәрен тагын да киңәйтү ягын карый һәм моннан берничә ел элек район үзәгендә банкет залы, кафесы белән ике катлы сәүдә үзәге төзүне башлап җибәрә. 2,5 миллион сум ссуда алудан да куркып тормый ул. Хәзер инде бинаны сафка басты дип тә була, газ һәм электр челтәренә тоташкан, су кергән,

канализация ясалган. Хәзер анда жиһазлар урнаштыру бара, аларның инде күп өлеше кайтарып урнаштырылган. “Аскы катта кибет, өске яктабанкет залы белән кафе була, - ди хуҗа. Монда якынча ун кеше хезмәт куячак икән. Алдагы якын көннәрдә аны тантаналы ачу булачак.
-“Магнит”, “Пятерочка” кебек зур сәүдә үзәкләре булганда эшегез уңар дип уйлыйсызмы?,- дип кызыксынам аннан.
- Әлбәттә, уңар. Безнең кибетне райондашларыбыз яратачагына һич тә шигем юк, - ди Надир Фарукович.
Шәхси эшмәкәр иганәчелек юнәлешендә дә зур ихтирам яулады. Район күләмендәге чараларда да актив катнаша. Мәчеттә дини бәйрәмнәр уңаеннан аш табыннары уздыра, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, ялгыз картларга, чернобыльчыларга, балалар приютына ашамлыклар тутырылган пакетлар тараткан. Үз эшчеләренә дә хезмәт хакларын билгеләнгән вакытта түләп бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев