Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мунчәли авылында гомер кичерүче Сания апа Хәлимова Казанга җәяү бара

Авылның күркәм Акъәбисен котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Данис Сатдинов та килде. Россия Президентыннан котлау хаты һәм район башлыгы Марат Гафаровтан бүләк тапшырды.

Мунчәли авылында гомер кичерүче Сания апа Хәлимова күпбалалы гаиләдә туа. Сугыш еллары аның хәтерендә ачлыгы белән  истә кала.

-Авылыбызда балалар йорты эшли башлады. Мин анда 1943 елда җыештыручы булып урнаштым. 15 яшь иде миңа. Эшләгән өчен ипи бирәләр иде. Аны ашамыйча, туганнарыма калдыра идем. Үзем балалар йортында тукландым. Әти шул елны сугышка китте. Өйдә без, 7 бала, әни белән калдык. Күп гаиләләрдә балалар ачлыктан үлде ул елны,-ди ул.

Сания апа бик әрсез бала булып үсә. Ульяновск ягына тозга да йөриләр алар. Чиратлар торып, алып кайткан тозны әниләре керосинга алмаштыра, ашарга ризык барлый. Шулай сугыш елларын уздыралар.

Сания апаның яшьлек хатирәләренең тагын берсе булып,  Казанга җәяү барулары  тора.  Балалар йортында тәрбияләнүче 14 яшьлек ир-балаларны эшкә урнаштырырга дип чыгып китәләр. Кесәләрендә булган акчаларын урлыйлар, шулай итеп, кайтканда да җәяүгә калалар.

-Без күрмәгән калмады. Бүген болар барысы да хәтер-хатирә буларак кына сөйләнеп уза. Ул чакта бик авыр иде, әлбәттә. Шулай да түздек,-ди тыл ветераны.

Реклама

Сания апа тормышка 1950 елда чыга. Булачак ире Хабир абый да 1943 елда 17 яшеннән сугышка алына, аннан 7 ел йөреп кайта. 5 бала үстерәләр алар. Агымдагы елда Сания апа бер кызын җирләгән. Хабир абыйның бакыйлыкка күчкәненә 16 еллап вакыт узган инде.

Бүгенге көндә Сания апа ялгызы гомер кичерә. Тормышның  матурлыгына, тынычлыгына, рәхәтлегенә шатланып туя алмый, илгә-көнгә хәер-дога кылып, намаз укый.

Балалары, авылдагы кызы Фәрзания апа  һәр көнне хәлен белешеп торалар. 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаенан ясин бәйрәме уздырып җибәргәннәр.

Авылның күркәм Акъәбисен котларга райн Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Данис Сатдинов та килде. Россия Президентыннан котлау хаты һәм район башлыгы Марат Гафаровтан бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X