Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мопедны да «права»сыз йөртергә ярамый

Транспортны «права»сыз йөрткән өчен закон утыз мең сум күләмендә административ штраф салуны күздә тота.

Мопед руле артына "права"сыз утырган өчен Чуваш Чүпрәлесе авылыннан балигъ булмаган берәү тоткарланган. Бу хакта ТР Чүпрәле районы Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте белдерә.

Шунысы игътибарга лаек, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 3 өлеше нигезендә транспорт чарасы белән идарә итүне транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган яки андый хокуктан мәхрүм ителгән кешегә тапшыру утыз мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. 

Әгәр бала 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин булган законлы вәкилләр (ата-аналар яки опекуннар) җаваплы, шул ук вакытта транспорт чарасы бу очракта да тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаган балага карата эчке эшләр бүлегенә профилактик исәпкә кую кебек йогынты чарасы күрелә.

— Хөрмәтле ата-аналар! Җәйге каникул көннәрендә балаларыгызга аеруча игътибарлы булыгыз, аларның үзләренә генә автомобиль һәм мотоцикл ачкычларын бирмәгез, скутерлар һәм мопедлар белән идарә итүне тиешле хокуклары һәм машина йөртү күнекмәләре булмаса, рөхсәт итмәгез,- диләр район автоинспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев