Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясенә чүпрәлеләр дә кушыла

Акция 1 сентябрь барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәм булсын өчен үткәрелә.

«Мәктәпкә җыенырга булыш!» – республикада 2007 елдан бирле Хәйриячелек эшчәнлегенең республика советы башлангычы белән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә уздырылучы  шушы исемдәге хәйрия акциясенә Чүпрәле районы да инде 13нче ел рәттән кушыла. Акция 1 сентябрь барлык беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен чын бәйрәм булсын өчен үткәрелә.

Быел районда парта артына беренче тапкыр 192 (әлеге сан үзгәрергә мөмкин) бала утырачак. Алар арасында уку елы алдыннан матди ярдәмгә мохтажлары да юк түгел. Бу – аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналарның, эшсезләрнең балалары. Бәйрәмгә алар барысы да, һичшиксез, матур бүләкләр алсын өчен районда әлеге юнәлештә киң эшчәнлек алып барыла. Оешма-учреждениеләр дә,  хуҗалыклар да, шәхси затлар да игелекле эшкә бик теләп кушылды.

Акциянең беренче этабына 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә старт бирелгән иде. Һәм бүгенгә кадәр беренче сыйныфка укырга барырга тиешле 75 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды да инде. 1 августтан исә акциянең икенче этабына старт биреләчәк. Чиратта – әлегә кадәр мәктәп букчалары тапшырылмаган 1нче сыйныфка укырга баручы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче укучылар.

Акциягә теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Район үзәгендәге банкларга килеп, шундый теләгең барлыгын гына әйтергә кирәк, банк хезмәткәрләре акча күчерүнең юлларын аңлатачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев