Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җәмәгать юстициясенә 20 ел тула

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе барлыкка клүгә 20 ел тула.


Россия суды системасында җәмәгать юстициясе яңалык түгел. Аның барлыкка килү еллары патша Россиясе чорына барып тоташа һәм 1864 елда Александр II үткәргән суд реформасы нәтиҗәсендә ул институт актив эшләп китә.
Шул елның 20 ноябрендә суд хөкүмәтен яңача оештырган “Суд уставы” яңартыла. Суд системасына яңа судлар – җәмәгать судлары кертелә. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң җәмәгать судлары бетерелә, шуннан 80 ел үткәннән соң гына ул бердәм суд системасы буларак янә яңартыла. 1998 елның 11 ноябрендә “Россия Федерациясендә җәмәгать судлары турында” Федераль закон кабул ителгәч бөтен Россиядә суд участоклары барлыкка килә һәм җәмәгать хөкемдарлары билгеләнә. Әлеге закон җәмәгать хөкемдарларының хокукый статусын һәм суд участокларының чикләрен билгели. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 188 суд участогы эшли. 2000 елда бирле Чүпрәле районындагы 1 санлы суд участогында Зөлфия Яфизова гадел хөкем итүне гамәлгә ашыра. Узган елларда дөнья юстициясе иң кирәкле суд эшчәнлеге институтларының берсе булды. Җәмәгать хөкемдарларының эше үтә дә катлаулы һәм җаваплы. Ул һөнәри тирән белем, зур тәҗрибә һәм таләпчәнлек таләп итә.
“Җәмәгать хөкемдарлары кылган җинаять өчен иректән мәхрүм итүнең максималь срогы өч елдан, мөлкәт бәхәсләре буенча дәгъва бәясе 50 мең сумнан артмаган, суд боерыкларын бирү, аерылышу, ир белән хатынның бергә яшәгән вакытта туплаган мөлкәтләрен бүлү (дәгъва 50 мең сумннан артмаган очракта), административ хокук бозулар һәм җәмәгать хөкемдары компетенциясендә шундый эшләрне карый”, - ди районның җәмәгать хөкемдары Зөлфия Яфизова. Федераль законнар белән җәмәгать судьялары хөкем ителүенә башка эшләр дә кертелергә мөмкин. Татарстан Республикасының җәмәгать хөкемдарлары тарафыннан гомуми юрисдикциядәге судлар карый торган барлык категориядәге эшләрнең 80 проценты карала. 2019 елның беренче яртысында 258437 эш каралган. Һәр җәмәгать хөкемдарына уртача 1,3 мең эш туры килгән, ягъни һәр хөкемдар ай саен 230 эш карый икән.

Рәсемдә: Чүпрәле районындагы җәмәгать суды коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев