Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Мәдәният» милли проекты: Иске Чокалы авылы халкына яңа авыл клубы

Иске Чокалы авылында капиталь төзекләндерүдән соң,  авыл клубы бинасын ачу  тантанасы узды.

Бүген гамәлдә булган авыл клубы 1972 елда  сафка бастырыла.  Һәм менә ярты гасырдан артык бинага бер тапкыр да капиталь төзекләндерү  ясалмаган, бары тик үткән елларда гына  түбәсе алмаштырыла.

Бүген исә, искечокалылар  хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларына җавап бирә торган заманча авыл мәдәният учреждениесенә, ә авыл үзешчәннәре - яңартылган һәм матур бинада үз иҗатларын үстерү мөмкинлегенә ия булдылар. Әлбәттә, шатлык-каныч хисләренең чиге юк иде.

Биредә барысы да: тамаша залы өчен урындыклардан алып тәрәзәләр өчен пәрдәгә кадәр яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр, электрүткәргечләр алыштырылган. Китапханә  уңайлы һәм иркен кабинетта урнашкан. Бинаның эчке як түшәмен генә матурайтасы калган.

Авыл халкын әлеге тантана белән  Ринат Гайзатуллин, Шакир Ягудин,  район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов котладылар.  Бәйрәм кунакларын Иске Чокалы авылы үзешчәннәре җыр-бию белән каршы алды.

Сәламләү сүзләре белән район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов чыгыш ясады. Ул авыл халкын яңартылган мәдәният объекты белән котлады, яңа иҗади уңышлар теләде.

 Үзенең чыгышында Айрат Җәләлов, Иске Чокалы авыл мәдәният йорты бинасын төзекләндерү «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булганлыгын билгеләп үтте.

Кунаклар яңартылган мәдәният йорты авылның киләчәк үсешенә, шулай ук мәдәният хезмәткәрләренә барлык иҗади планнарын да тормышка ашырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерделәр.

Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераны, авылдагы  ветераннар советы рәисе, «Балкыш-Сияние» фестивалендә күп тапкырлар катнашучы Гөлсирә Хәлиуллова җиткерде. Ул Татарстан Республикасы һәм район җитәкчелегенә  олы  бүләк өчен рәхмәт белдерде, үзешчән иҗат ветераннарының  авылда мәдәниятне үстерүгә бөтен көчләрен куячакларын вәгъдә итте.

Быел Иске Чокалы авыл мәдәният йортыннан тыш, «Мәдәният» милли проекты кысаларында Түбән Чәке авылында күпфункцияле үзәкнең яңа бинасы, шулай ук капиталь төзекләндерүдән  соң,  Яңа Кәкерле авылында мәдәният йорты да тамашачылар өчен үз ишекләрен ачачак.

Бәйрәм кунаклары мәдәният йорты фойесында урнашкан декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышты. Авыл уңганнары, осталары аш-су,  чигү, агачтан эшләнгән  эшләрен тәкъдим иттеләр.

Яңартылган авыл мәдәният үзәген котлап,  тамашачылар өчен күрше Буа районы, Толымбай авылы үзешчәннәре катнашында зур  концерт программасы әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев