Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты

Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.

Кайбыч районының Кайбыч урта мәктәбе базасында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” һөнәри бәйгесенең зональ этабы үтте.

Матак урта гомуми мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Халилова Сиринә Айниятулла кызы дәрес фрагменты һәм мастер-класс белән районыбыз данын яклады. Жюри әгъзасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина билгеләп үткәнчә, бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.

Республика буенча 55 катнашучы арасыннан 20 укытучы республика этабына чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев