Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаровның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!

Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Ватан азатлыгы өчен көрәшеп, батырларча яу кырларында һәлак булганнарны искә алып, Бөек Ватан сугышының озын юлларын үтеп, җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтканнарга, бүген армия сафында хезмәт итүче солдатларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бу көнне без сугыш ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, Хәрби Көчләр һәм Хәрби Диңгез Флоты солдатларын, офицерларын, гомумән, кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир-егетләребезне хөрмәтлибез.

Безнең бүгенге уртак бурычыбыз күпьеллык традицияләрне саклау, илебезнең көчен һәм куәтен арттыру, аның абруен ныгыту. Һәммәбез, хезмәтебезне намуслы башкарып, бу юнәлештә үз өлешебезне кертә алабыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барчагызга сәламәтлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык телим.

Реклама

Батырлар һәм кыюлар бәйрәме һәрчак якты, тыныч булсын.

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X