Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаровның Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән язгы кояш нурлары белән җылытылган Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 март белән котлыйм!

Чүпрәле районында акыллы, зирәк, тырыш, уңган, булган һәм иң матур хатын-кызлар яши. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сез барысына да өлгерәсез: өйдәгене дә көйлисез, эшлисез дә, һөнәри осталыгыгызны да арттыра барасыз. Сез дөньяга яктылык нурлары сибәсез, тормышка шатлык, бәхет өстисез.

Иң авыр вакытларда сез, хатын-кызлар, барлык тормыш кыенлыкларын җиңәргә булышып, ир-атларга терәк була беләсез. Сезнең матурлык, сөйкемлелек, ышаныч бөек эшләргә рухландыра.

Сөйкемле хатын-кызларыбыз! Сезгә барысы өчен дә – игелекле эшләрегез, зирәк, акыллы, кайгыртучан булганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең алда баш иябез. Бигрәк тә рәхмәт сүзләрен өлкән буын – ветераннарга җиткерәбез.

Бу бәйрәм безгә яз белән бергә килә. 8 мартта гына түгел, һәр көнегез, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сөенеч-куанычлар, көтелмәгән шатлыклар, һәм, әлбәттә, игътибар, ихтирам белән үтсен. Сезгә чын күңелдән бәйрәм кәефе, нык сәламәтлек, уңышлар телим. Һәрвакыт бәхетле һәм кабатланмас булыгыз!

Марат Гафаров, Чүпрәле районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев