Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров яшь чүпрәлеләрнең Яңа ел теләкләрен үтәде

Район башлыгы 15 баланың хыялын тормышка ашырырга теләк белдерде. 

Бүген, 30 декабрьдә, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында  балаларның яңа ел теләкләрен  үтәде.

Искәртеп узабыз, элегрәк Марат Гафаров  күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм үзләре катлаулы тормыш хәлендә калган балаларның теләкләре язылган открыткаларын чыршыдан алган иде. Район башлыгы  шундый 15 баланың хыялын тормышка ашырырга теләк белдерде. 
Бүген акция кысаларында ул беренчеләрдән булып Иске Чокалы авылында яшәүче Мостафиннар гаиләсендә булды, анда өч бала тәрбияләнә: Илсаф, Зөлфәт һәм Ихлас. Шуларның иң өлкәне Илсаф Кыш бабайдан шахмат сораган булган. 
Чуаш Бизнәсе авылыннан Фоминнар гаиләсе-күп балалы, гаиләдәге  алты баланың дүртесе балигъ булмаган яшьтә.  Алар Кыш Бабайдан заманча наушниклар сораганнар. 
Яңа Чүпрәледән Низамовлар гаиләсе дә күп балалы. Яңа елга 13 яшьлек Илнар чаңгы турында хыялланган, ә кызлар Кыш Бабайдан: 11 яшьлек Ильвина баллы ризыклар җыелмасы, ә иң кечкенәсе Регина гитара алып килүен теләгән. 
 Маркеловлар, Мәхмүтовлар, Борисовлар гаиләләрендә дә икешәр бала. 
12 яшьлек Павел Маркелов планшет турында хыялланган, ә аның абыйсы 13 яшьлек Данил телефон турында. 
15 яшьлек Ильяс Мәхмүтов теләкләр открыткасында күптән ноутбуклы буласы килү турында хыялланганын язган. Ул 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укый, заманча техникадан башка бүген укуда булмый. Ә аның 3 яшьлек сеңлесен чын самокатта йөрисе килгән.
Эвелина Борисовага 12 яшь. Ул быел барлык балалар белән 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 5 нче сыйныфка укырга килгән. Эвелина бик актив һәм планшет турында хыялланган. Әнисе Татьяна кызының теләкләр открыткасына язганын да белмичә калган. Шулай да Кыш бабайның килүенә өметләнгәннәр.
–"Теләкләр чыршысы" - ул искиткеч акция, ул безне барыбызны да могҗизаларга ышандырырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә һәрвакыт  хыялларның чынга ашуына ышанырга кирәк. Бүгенге көн моңа мисал булып тора, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров. 
Ул балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, укуларында һәм тормышларында уңышлар теләде.
Балалар, теләгән бүләкләр белән бергә, шулай ук, тәмле-томнар да алдылар. 
Үз чиратында, әйлән-бәйлән уйнадылар, шулай ук район башлыгын озатып йөрүче Кыш бабай белән Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев