Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстанда 25 июньнән Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды

Бүген Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров 1369 сайлау участогында булды һәм РФнең Төп законына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча үз фикерен белдерде.

Марат Гафаров сайлау участогы эшен оештыру белән кызыксынды, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү белән танышты. 

Пандемия шартларында Чүпрәле районының барлык 36 сайлау участогында Роспотребнадзор таләпләре катгый үтәлә. Биналарга даими дезинфекция үткәрелә, тавыш бирүдә катнашучылар дистанцияне саклый, участокларга  маска һәм перчаткалар киеп киләләр. Тавыш бирүдә катнашучылар өчен аерым керү һәм бинадан чыгу юллары әзерләнгән. Моннан тыш, керү юлында барысының да температурасы тикшерелә, участокта медицина персоналы кизү тора. 
Район башлыгы коронавирустан саклану чараларының барлык чараларын да үтәү кирәклеген ассызыклады.

Реклама

–Тормыштагы яңарышлар, алга китешләр белән бергә без дә үзгәрәбез. Безгә кулдан килгәннең барысын да эшләп өлгерергә һәм камилләштерергә кирәк, - диде район башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кичәге көннән Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Тавыш бирүнең төп көне-2020 елның 1 июльгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев