Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров: "Һәр чүпрәлеленең бурычы - һәлак булган фронтовиклар истәлеген саклап калу"

Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтә. Безнең ил, республика һәм Чүпрәле халкы өчен бу бәйрәм иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм.

Бәйрәм тантанасы  Иске Чүпрәле авылының төп мәйданында традиция буенча Мәңгелек утка чәчәкләр  салу белән башланып китте.

Тантаналы митингта  район халкына Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте.

- Сугышның беренче көннәреннән үк Чүпрәле районының ундүрт меңнән артык кешесе фронтка китә. Аларның яртысыннан артыгы һәлак була, туган җирләренә әйләнеп кайтмый.

 Без Советлар Союзы Геройлары - Зариф Алимов (Яңа Кәкерле), Семен Уганин (Матак), Нурулла Фазлаев (Мунчәли), Исмәгыйль Хәкимов (Зур Чынлы), Петр Юхвитов (Хорновар-Шигали) һәм Дан орденының тулы кавалерлары Зиатдин Арсланов (Кече Чынлы) һәм Григорий Семенов (Городище) белән горурланабыз.Герой-якташларыбыз мәңгегә безнең белән бер сафта - аларның исемнәре район торак пунктлары урамнарына, белем бирү йортларына бирелде.  

Кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Шул канкойгыч, каты сугышның шаһитлары көннән-көн азая бара. Бүгенге көндә районда  нибарысы алты  Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Хатын-кызларның, картларның һәм балаларның тылдагы фидакарь хезмәте дә җиңүгә зур өлеш кертте. Үзләре өчен булган күп нәрсәләрдән баш тартып, алар «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» шигаре белән яшәделәр.

Бүген Чүпрәле районында яшәүче һәр кешенең бурычы - һәлак булган фронтовиклар истәлеген саклап калу, безнең белән яшәүче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган сугышчылар гаиләләре игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм бүгенге бәйрәмне җиткерә алмаган ветераннарга мәңгелек дан!- дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.

Сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.  Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау сүзләрен Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы  һәм Ульяновск өлкәсендәге төбәкара территориаль идарәсеҗитәкчесе Альберт Хәйретдинов җиткерде.

Бүген Чүпрәле районында нибары 6 ветеран гына исән калды. Аларның өчесе тантанада катнаша алдылар.  Бөек Ватан сугышы ветераны, Вена һәм Будапешт шәһәрләрен азат итүдә катнашкан ,  Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Сәгыйть Бикчуров барысын да Җиңү көне белән котлады, һәрвакыт тыныч күк йөзе булуын теләде. .

Белем бирү учреждениеләре укучылары, тармак технологиясе  техникумы студентлары, сугышчы-интернационалистлар тантаналы парад белән уздылар.  Парад белән Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар урынбасары, майор Рамил Җамалетдинов җитәкчелек итте.

Тантана бәйрәм концерты, «Җиңү вальсы» акциясе белән дәвам итте, анда хәрби – патриотик җырлар яңгырады. Кыр кухнясы эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев