Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров педагогик хезмәт ветеранын 70 яшьлек юбилее белән котлады

Юбиляр адресына иң җылы теләкләр юлланды.

Бүген Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов белән берлектә педагогик хезмәт ветераны, «ТРның атказанган укытучысы», «РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре», югары квалификацияле категорияле физика һәм информатика мөгаллиме  Валерий Александрович Шадриковны 70 яшьлек юбилее белән котлады.

Марат Гафаров юбилярга олы  хезмәте, актив тормыш позициясе, иҗтимагый эшчәнлеге өчен җылы сәламләү сүзләре  белән бергә Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды, изге теләкләр юллады.

Валерий Александрович Шадриков Алешкин-Саплык авылында туган. Хезмәт юлын 1971 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбендә физика һәм астрономия укытучысы буларак башлый. Әмма гомеренең күп  өлешен  - 32 ел, В. А. Шадриков Алешкин-Саплык урта мәктәбендә эшләгән.

Ул белем биргән  укучылар  укуда, олимпиадаларда зур уңышларга ирешәләр, югары уку йортларында  физика-математика юнәлешен сайлыйлар.

Реклама

Әйтергә кирәк, Валерий Александровичның бүгенге гомер датасы икеләтә матур. Нәкъ 44 ел элек, 1976 елның 10 январенда алар Нина Федоровна белән гаилә коралар.

Тормыш иптәше  белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары  Александр Валерьевич һәркемгә тәҗрибәле җитәкче буларак билгеле.  Ул күп еллар дәвамында һәм хәзерге вакытта да  җитәкче вазифалар башкара:  Ульяновск шәһәренең Засвияжск районы  һәм Чүпрәле районы башлыгы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә А.В. Шадриков – ТР Экология министры.  Кызлары Вера «Ак Барс»компаниясенең бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшли.  Юбилярны оныклары: Данил һәм Никита да уңышлары белән сөендерәләр.

Әтисенең юбилей көнендә Казаннан Александр Шадриков гаиләсе белән дә кайткан иде. Күркәм юбилей белән   котлап,  ул әтисенә биргән тәрбия өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, иң изге теләкләрен: сәламәтлек, озын гомер, матур һәм шатлыклы көннәр теләде.

Алешкин-Саплык урта мәктәбе коллективы, укучылар һәм узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары юбилярга иң изге теләкләрен, музыкаль бүләкләр әзерләгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев