Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров медицина хезмәткәре көне белән котлады

Чүпрәледә 350дән артык медицина хезмәткәре, шул исәптән 41 табиб эшли.

20 июньдә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров "Чүпрәле РҮХ" ДАССОның хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Медицина хезмәткәре көне белән котлады. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Мактау грамоталары тапшырды.

     - Сезнең эшне бәяләп бетерерлек түгел, бигрәк тә мондый катлаулы чорда. Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар коронавирус пандемиясе белән алдынгы көрәштә булганда, үз саулыкларын куркыныч астына куеп, ял һәм йокыны оныталар. Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык: үз-үзегезгә, кешеләргә, тормышыгызга һәм үз һөнәрегезгә карата мәхәббәт телим, - диде М.Р. Гафаров үз чыгышында.

     Исегезгә төшерәбез, безнең сәламәтлегебезне баш табиб Илмас Шиһабетдинов җитәкчелегендә Чүпрәле районының 350дән артык медицина хезмәткәре, шул исәптән 41 табиб саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев