Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров: "Үлем-китемнәрне һәм гомумән юл-транспорт һәлакәтләрен җәза белән генә туктатырга мөмкин"

Район администрациясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы Марат Гафаров алып барды, анда Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Раил Гатауллин катнашты. 

Көн тәртибенә район юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.

–Район территориясендә фаҗигале авария хәлләре аеруча борчу тудыра, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров һәм соңгы көннәрдәге ике кеше  вафат булган  булган юл-транспорт һәлакәтен мисал итеп китерде.

Исегезгә төшерәбез, Иске Шәйморза авылы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше 1971 елда туган ир-ат һәм 1984 елда туган хатын-кыз вафат булды.  вафат булучылар икесе дә Чувашиядән, бирегә  акча эшләргә килгәннәр.

Ир кешенең руль артына  исерек килеш утыруы мәгълүм һәм моңарчы да ул шушы хокук бозулар өчен 2 тапкыр җаваплылыкка  җәлеп ителгән булган.

Чүпрәле районында юллардагы вәзгыятькә анализ белән ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры  Анатолий Михайлов чыгыш ясады.

Үзенең докладында  билгеләп үткәнчә, 2021 елның 14 июленә, узган ел белән чагыштырганда, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү күзәтелә, әмма һәлак булучылар саны арткан, зыян күрүчеләр саны да  кимегән.

Статистка күрсәткәнчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда райондагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 3 юл-транспорт һәлакәтенә кимегән. Узган ел 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, быел  -дүрт.  Әмма аларда һәлак булучылар саны 1 кешегә арткан.

Анатолий Михайлов билгеләп үткәнчә, 4 юл-транспорт һәлакәтенең өчесе башка төбәкләрдә яшәүчеләр тарафыннан кылынган (алар барысы да Чувашия Республикасында яшәүчеләр).

Реклама

Барлык очракларда да кагыйдә бозуның сәбәбе булып, юлларда машина йөртүчеләрнең дисциплинасын һәм культурасын үтәмәү, шулай ук транспорт чараларының артуы, тизлек режимын арттыру тора.

–Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең шәхси составы  хәлне тотрыкландыру максатыннан профилактикалау эшенә  игътибарны аеруча юнәлтелде. Ел башыннан барлыгы  2894 административ материал төзелде, шул исәптән 36сы исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, (шуның җидесе икенче мәртәбә) тоткарланды. Соңгылары  буенча җинаять эшләре кузгатылды  һәм судка җибәрелде.  Хокук бозуларны ачыклау юнәлешендә көн саен профилактик рейдлар үткәрү дәвам итә, - дип йомгак ясады Анатолий Михайлов.

Үзенең докладын тәмамлап, ул 2021 ел ахырына кадәр өстенлекле бурычларны атады.Болар башлыча,  җәяүлеләр хәрәкәте өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар булдыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыру,  юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә тупас бозуларга юл куйган өчен машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне административ җаваплылыкка тарту буенча эшне көчәйтү,  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләр һәм законнардагы үзгәрешләр турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка мәгълүмат җиткерүне активлаштыру һәм башкалар.

Үз чыгышында Марат Гафаров ЮХИДИ бүлегенә авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшләргә кушты. Авыл җирлегенә читтән килгән кешеләрне нинди максат, кем булулары хакында  оператив  мәгълүмат җыярга кирәклеген билгеләде.

Авыл җирлекләре башлыкларына исә урыннарда хәлне контрольдә тотуны йөкләде. Аеруча, урып-җыю вакытында авыл-хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә килүчеләрне, аларның нинди транспортларда хәрзкәт итүен анализларга, гомумән барысыннан да хәбәрдар булырга кирәклеген искәртте.

–Урыннарда хакимият органы ул-авыл башлыклары, шуңа да җаваплылык сезгә йөкләнгән. Барлык җирлекләрдә дә хезмәт күрсәтүче оешмалар бар һәм анда да кешеләр эшли. Эш системалы рәвештә оештырылырга тиеш. Бу система юл хәрәкәте иминлеге кысаларында гына түгел, ә анитеррор кысаларында да эшләргә тиеш.Аеруча,  бәйрәмнәр алдыннан һәм ял көннәрендә игътибарны арттырырга кирәк. Кемнең кайдан булуы мөһим түгел, бу очракта кеше гомере, җирлектә яшәүчеләрнең язмышы хәл ителә. Үлем-китемнәрне һәм гомумән юл-транспорт һәлакәтләрен җәза белән генә туктатырга мөмкин, - диде Марат Гафаров.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча борчый торган көн кадагындагы мәсьәлә булып, балигъ булмаган затларның юлларга мопед белән чыгуы да тора. Әлеге хокук,  16 яшькә җиткән һәм тиешле мопед белән идарә итү таныклагы булганда гына рһхсәт ителә.

Бу мәсьәлә дә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе һәм ЮХИДИ бүлеге контроленә алынырга тиеш, диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X