Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров Хәлиулловлар гаиләсен «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләде

Район ЗАГС бүлегендә Иске Чокалы авылында яшәүче Халиулловлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Тантана Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узды.

 

Район башлыгы Марат Гафаров Хәлиулловлар гаиләсен күркәм бәйрәм белән котлады, аларның чүпрәлеләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Балалары һәм оныклары янәшәсендә сәламәтлек, иминлек һәм шатлыклы көннәр кичереп, тигезлектә яшәүләрен теләде. Бәйрәм кысаларында Марат Гафаров Хәлиулловлар гаиләсен « Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләде, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

–Гаиәләнең бәхете, гаиләнең көчлелеге – бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдә. Сез бик бәхетле гаилә, биш бала тәрбияләп, аларга белем биреп, хөрмәтле һәм үрнәк булып яшисез,-диде район башлыгы.

Гөлсирә һәи Фиалит Хәлиулловлар икесе дә Иске Чокалы авылында, күп балалы гаиләдә дөньяга килгәннәр.  Тормыш юлыннан бергәләп 1971 елда атлый башлаганнар. Киләсе елның январь аенда шушы күркәм вакыйганың 50 еллыгын, Алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр алар.

Фиалит Сибгат улы 3 ел  армия хезмәтен үти, Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Армиядә хезмәт иткәнче үк туган авылындагы «Чишмә» колхозында, аннан «Сельхозтехника» да, «Агрохимсервис»та автомеханик булып эшли.  1986 елдан Иске Чокалы урта белем бирү мәктәбендә география һәм хезмәт дәресе  укытучысы булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга.

Реклама

Гөлсирә Фатыйх кызы гомере буе диярлек, 1970 елдан - 2007 елга кадәр Иске Чокалы авылында фельдшер һәм ФАП мөдире булып эшли.  Бүгенге көндә ул - авылда ветераннар советы рәисе.

Хәлиулловлар гаиләсе авылда һәм районда хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Тигез, тату тормышта биш бала, 4 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстерәләр. Уртак, тырыш  хезмәт, бер-беренә булган хөрмәт белән дәрәҗәгә ирешеп, балалар игелеге, оныклар куанычының җимешләрен татыйлар. Биш балалары да тормышта үз урыннарын тапкан, югары белем алып, әти-әниләренең  хезмәт юлын дәвам иттерәләр. Олы кызлары Илсөяр авыл мәктәбендә озак еллар мөгаллимә булып эшли, бүгенге көндә җирлектә сәркәтип вазыйфасын башкара. Икенче кызлары Эльза  әнисе һөнәренә тугрыклык саклап, озак еллар район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы һәм провизор булып хезмәт куя. Энҗеләре дә -  шәфкать туташы. Буа районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт итә.  Дүртенче кызлары Нәргизәләре  филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында доцент, инглиз теле укытучысы.

Дүрт кыз баладан соң, нәсел дәвамчысы булып туган, Хәлиулловлар гаиләсенә олы шатлык китергән уллары Газинур -  район Советы аппаратының гомуми бүлек җитәкчесе вазифасын башкара. Төп нигездә дә алар ул һәм килен, аларның өч баласы белән бергә көн итәләр. Татар халкының гаилә кыйммәтләре дә саклана, димәк.

Гөлсирә апа һәм Фиалит абыйны  уңышлары белән 11 онык та сөендерә. Әби-бабай, дип өзелеп тора алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев