Марат Гафаров Кече Уби авылында яшәүче, хезмәт ветераны Нина Сергеевна Козлованы котлады
Нина Сергеевна Иске Уби авылында колхозчылар Сергей һәм Клавдия Кудряшовлар гаиләсендә туа.
Нина Сергеевна үз гомерендә шатлыгын да, кайгысын да шактый кичергән гади бер авыл хатыны. Аның язмышы да авыр сугыш елларына туры килгән чордашларыныкына охшаш: ачлыгын да күрә, кияргә кием дә булмый. Әмма язмыш сынавына бирешми, намуслы хезмәт куя, тормыш кора, балалар үстерә ул. Аллаһы Тәгалә дә Нина Сергеевнаны озын гомер белән бүләкли, бүген аның урыны да өйнең түрендә, бала-оныклары әни, әби, дип кенә тора.
Нина Сергеевна Иске Уби авылында колхозчылар Сергей һәм Клавдия Кудряшовлар гаиләсендә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач, колхозда тимерче булып эшли.
Гаиләдәге биш кызның Нина иң өлкәне була. Хорновар-Шигали мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый. Ульяновск шәһәрендә төзелештә эшли, аннары вербовка буенча Бөгелмәгә китә.
1957 елда Кече Уби авылында яшәүче Виктор Петрович Козловка кияүгә чыга. Ире колхозда механизатор булып эшли, ә үзе фермада бозау караучы булып хезмәт куя. 4 бала: 2 ул һәм 2 кыз үстерәләр.
Бүген Нина Сергеевна үз яшенә бирешмичә, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән, һәр яңа көнгә сөенеп, кече улы белән килене тәрбиясендә яши. Өлкәнәйгән көнеңдә әнә шулай якыннарыңның хөрмәтен тоеп, аларга кирәк булып яшәү олы бәхеттер ул.
Нина Сергеевнага олы юбилее уңаеннан Марат Гафаров иң изге теләкләрен җиткерде. Сәламәтлек, тормыш энергиясен югалтмавын теләде. Бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
—90 яшь-ул әле чик түгел, 95енә дә, 100енә дә җитәргә язсын,-диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев