Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров җирле үзидарә көне уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшырды

Россиядә җирле үзидарә көне 21 апрельдә билгеләп үтелә.

Бүген, 2024 елның 22 апрелендә, традицион эшлекле киңәшмәдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров 21 апрельдә билгеләп үтелә торган җирле үзидарә көне уңаеннан дәүләт бүләкләре тапшырды.
Район башлыгы эшчәнлекләре, район тормышын яхшы якка үзгәртү теләге белән янып-көеп эшләгән муниципаль хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген формалаштыруга һәм камилләштерүгә лаеклы өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

—Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова

—Марс авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рузалия Шакирова

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

—Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин; 

—Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов.

Күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарәнең барлыкка килүенә һәм үсешенә керткән шәхси өлеше өчен Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

—Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова;

—Чүпрәле районы Башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Юрий Шуркин.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

—Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Резеда Аглиуллина;

—Уби авыл җирлеге Башкарма комитетының баш бухгалтеры Галина Федорова.

«Сувар» республика иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен «Сувар» газетасы редакциясе «ТАТМЕДИА» АҖ филиалының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

—Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев