Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров Гаилә көнендә Хәлиловларны тимер юбилейлары белән котлады

Гаилә көне һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Кәкерле авылында яшәүче Хәлиловлар гаиләсен  өйләренә барып котлады.

Рәшидә Летфулла кызы һәм Исламша Әхәт улы Хәлиловлар 65 ел бергә гомер итәләр һәм  быел «Тимер юбилей»ларын  билгелиләр.

Аларның яшьлек еллары авыр сугыш елларында үтә.  Басуларда хезмәт куялар, колхозда булышалар, урманнан утын ташыйлар. 1954 елда сугыш тәмамланганнан соң Исламша Әхәт улы һәм Рәшидә Летфулла кызы гаилә коралар. Ләкин, сугыш тәмамлануга карамастан, тормыш җиңел булмый. Исламша абыйны  Тәтеш районына урман кисәргә җибәрәләр.  Бу вакытта гаиләдә беренче бала туа.  

Тулаем  гаиләдә барлыгы биш бала туа. Алар барысы да белем алалар, эшлиләр, үз гаиләләрен коралар.  Хәлиловлар  гомер буе колхозда эшләгән. Икесе дә хезмәт һәм тыл ветераны исеме белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә  кече уллары һәм киленнәре белән бергә яшиләр. Бүгенге көндә юбилярларның 12 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.

Марат Ринатович аларның хезмәтләре һәм гаилә кыйммәтләре сагындагы үрнәклелекләре  өчен рәхмәт сүзләрен  җиткерде, Гаилә көне,  “Тимер юбилейлары” белән котлады, сәламәтлек, бәхет, туганнар һәм якыннар  игътибарын теләде, бүләкләр тапшырды.

Юбилярлар адресына котлау сүзләрен, шулай ук,  Чүпрәле районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та  җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев