Марат Гафаров чүпрәлеләрне коронавирус таралуны кисәтү максатыннан өйдә калырга өндәде
Марат Гафаров чүпрәлеләргә үз сәламәтлекләренә карата кайгыртучанлык күрсәтүләрен сорады
Чүпрәле районы башлыгы Instagram челтәрендә коронавирус таралуны кисәтү максатыннан район халкына мөрәҗәгать итте. Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, бөтен планета турында кайгырту ул һәрберебездән башлана.⠀
"Хөрмәтле чүпрәлеләр, хәзер бөтен дөнья өчен катлаулы вакыт һәм мин сездән үз сәламәтлегегезгә карата кайгыртучанлык күрүгезне сорыйм. Бүген моны өйдә калып, туганнарны, якыннарны да шулай эшләргә кирәклеген ышандырып кына эшләргә була. Илдә халкыбыз никадәр азрак мөгамәләдә була, вирус та шулкадәр азрак тарала, ә вакыт узу белән бөтенләй юкка чыгачак»,-дип язган район башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр илдә барлык мәдәни, массакүләм йөрү учреждениелдәренең эшчәнлеге туктатылды һәм өйдә булырга тәкъдим ителде. Әлеге чаралар коронавирус авыруын таралуны профилактикалау өчен күрелә.⠀
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев