Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров Чүпрәле районында сайлау участокларының эше белән танышты

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү Чүпрәле районында 36 сайлау участогында уза

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча Төп тавыш бирү көне уза торган сайлау участокларында булды.

Иске Кәкерле авылында 1360нчы сайлау участогында район башлыгы сайлау комиссияләренең эш барышы, сайлаучыларның тавыш бирү шартлары белән танышты.

Авыл халкы Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив катнаша, дип билгеләп үттеләр  сайлау комиссиясе әгъзалары.

Визит барышында Марат Гафаров гражданнар куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирде. Тавыш бирү бүлмәсендә катнашучылар өчен шәхси саклану чаралары катгый куелган: маскалар, перчаткалар бар, шулай ук һәркемгә бер тапкыр кулланыла торган ручка бирелә.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, участокларда социаль дистанцияне үтәү, дезинфекция үткәрү мөһим.

- Тормышның алга китеше, үсеше безгә дә тәэсир итми калмый. Һәркайсыбызга кулдан килгәннең барысын да эшләп өлгерергә һәм камилләштерергә кирәк, -диде район башлыгы. –Шуңа күрә бу катлаулы чорда берләшү һәм  гражданлык бурычын үтәү мөһим.

Исегезгә төшерәбез, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү Чүпрәле районында 36 сайлау участогында уза. Алар бүген 20: 00 сәгатькә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев