Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров Чүпрәле хастаханәсенең коронавируслы пациентларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүген район үзәк хастаханәсендә булды.

Район үзәк хастаханәсендә булу барышында Марат Гафаров объектның коронавирус авыруы таралу ситуациясендә авыруларны госпитализацияләү өчен әзерлек тәртибе, дару препаратларының җитәрлек күләмдә  буллу-булмавы  белән танышты. Район башлыгы,  шулай ук,  хәзерге вакытта яңа корнавирус йогышы белән авыручыларны кабул итү өчен палаталарны профильләштерү буенча терапия бүлеген карады.

- Бүгенге көндә терапияне палаталарга аерым керү юлы белән обсерватор бүлек итеп үзгәртү эше алып барыла. Ягъни бирегә лаборатор дәлилләнгән  коронавируслы  авыру белән белән элемтәгә кергән кешеләр урнаштырылачак. Әлегә 5 койкалы бер палата әзерләнде,  кирәк булган очракта өстәмә урыннар-койкалар җәелдереләчәк,- дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең  халыкка хезмәт күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова.

Реклама

Гүзәлия Маликова Чүпрәле районында коронавирус белән зарарлану очраклары юк, дип билгеләп үтте. Чит илдән кайткан дүрт чүпрәлеле өй шартларындагы изоляциядә торалар, алар барысы да табиблар күзәтүе астына алынган.  Дүртсенең дә  хәле яхшы, температураның күтәрелүе ачыкланмаган.

Үзәк хастаханәдә барлык медицина хезмәткәрләре югары әзерлек хәлендә. Ситуация буенча даими мониторинг алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев