Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Фәхретдиновны 95 яшьлек юбилее белән котлады

Бүген Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Шәрипҗан улы Фәхретдинов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Юбилярны котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр.

Марат Ринат улы ветеранның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды. Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен аңа рәхмәт белдерде, шулай ук изге теләкләрен җиткерде. РФ Президенты исеменнән котлау һәм шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Иң ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итеп, Әнвәр Шәрипҗан улы үзенең озын һәм авыр тормыш юлындагы  хатирәләре белән  бик теләп уртаклашты. 95 яшендә булса да ветеранның хәтере дә, зиһене дә бик әйбәт.

Әнвәр абый бик иртә колхозда эшли башлый. Армиягә 1942 елда китә. Бәхеткә, фронтка турыдан-туры керергә туры к килми аларга. Шуңа да карамастан, авырлыкларны күп кичәләр. Яшь егетләрне эшелонга төяп, Владивостокка  озаталар.

 Ветеран ул  елларны  искә алып: “Без  Владивостокка 1 ай һәм 5 көн бардык. Ашарга, да юк, юынмаган, ялангач килеш,”-  ди.  Ул 1947 елда гына туган авылына кайта ул.  Сугыш елларында “ Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Моннан тыш, аның башка бүләкләре дә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре дә бик күп.

Тыныч вакытта ул авылдаш кызы  Мөшфикага өйләнә һәм 60 ел, бриллиант туйларына кадәр озын, бәхетле гомер кичерәләр. Кызганыч, Мөшфика апа аны үзен генә калдырып китә. Әнвәр абый пар канатсыз, 12 ел инде улы  Фәрит һәм килене Сиринә тәрбиясендә яши. Ә ветеранның балалары бишәү, алар барысы да шәһәрләргә китеп урнашканнар, инде үзләре  әбиләр һәм бабайлар.. Юбиляр үзенең оныкчыгының  баласын  күрү бәхетенә дә ирешкән. Аның барысы 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

- Сез-үзегезне аямыйча, бәхетле тормышыбыз өчен сугышкан хөрмәтле кешеләр. Моның өчен без сезгә чиксез рәхмәтле. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим, -диде район башлыгы  Марат Ринат улы һәм  киләсе елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бергәләшеп каршы алу  өметен  белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев