Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров 60 ел бергә гомер иткән парларны котлады

Чүпрәле районында Өлкәннәр көне һәм "Ныклы гаилә" проекты кысаларында 60 ел бергә гомер иткән парларны котладылар.

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Шланга  авылында яшәүче Фирүзә апа  һәм  Миннулла  абый һәм Мөхәмәтҗановлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган.

Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган.

7  балаларының өчесе туган авылларында төпләнеп калган, оныклар, оныкчыклар үсеп килә.  Ял көннәрен, бәйрәмнәрне зарыгып көтәләр алар, чөнки балалар кайткач өй ямьләнеп китә.

Менә шулай матур гомер итүләренең серен Фирүзә апа ачты:

- Бергә тору кагыйдәләре бик гади: бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү - иң мөһиме! Үз горурлыгыңны бераз тоеп, иптәшеңнең сүзен тыңлап яшәргә кирәк.

"Сөям", "яратам" дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.

-Төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Без начар яшәмәдек. Бар белгәнебез хезмәттә булдык. Әбием бик уңган, тырыш кеше, - дип мактап куйды карчыгын Миңнулла  абый.

Фирүзә апаның уңганлыгын, булганлыгын  пөхтә итеп җыештырылган өй түреннән дә, һәрбер тәрәзә төбен ямьләндереп, тирә-якканурчәчеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләрдән дә күрергә була.

 


Зур Чынлы авылында яшәүче Сания апаһәм Шамил абый Кәримовлар да  бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләде.
Шамил абыйларның гаиләләре бик ишле була.  Әтиләре сугыштан кайтмый, мәрхүм булгач, дөньяның барлык авырлыгы, 10 баланы аякка бастыру әнисенең җилкәсенә төшә. Балалыктан иртә чыгарга туры килә Шамил абыйга. Башка туганнары кебек үк, дөнья йөге тәртәсенә җигелә. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Бәхетен читтән эзләми - киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә егет. Кече Чынлы авылы  кызы Санияне  гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый.

Сания апа еш кына Ярамайга аулак өй утырырга килә. Туганнары да шушы авылда яши аларның.

 Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып булуын аңлый алар. Биш  балага  гомер бүләк итәләр, (берсе бик иртә вафат була) аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбиялиләр.
Балаларын олы тормыш юлына бастыралар.  Аларның барысы да үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып тормыш көтәләр. Бүген инде онык-оныкалары уңышлары белән сөен­дереп торалар.
Әткәй йорты – алар өчен из­ге, якты һәм иң җылы урын. Еш кына газиз кешеләре янына җыелалар.

Гомер буе эшләп яшәгән ке­шеләр, бүген дә эшсез тора алмый. Элеккечә күпләп мал асрамасалар да, кош-кортлары бар, зур бакча үстерәләр.

Үткән ел атын сатып җибәргәч, Шамил абый тимер техниканы иярли. “Авылны бер йөреп кайтсам, күңелем тынычланып китә”, - ди.

Шулай, бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып тормыш юлыннан алтауларын дәвам итә Кәримовлар. Киләчәктә дә барыр юллары бәрәкәтле булсын, балала­ры­ның, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен.

 Шушы уртак гомер мизгелләре  белән парларны район башлыгы Марат Гафаров, ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлеге башлыклары  котладылар.

- Сезнең  тормыш юлы  без, яшьләр, сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен үрнәк булып тора. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш телим, - дип билгеләп үтте Марат Ринатович  һәм  Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев