Мәдәният көне: Чүпрәле — Казан
Район үткәнен һәм бүгенгесен күрсәтте
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәге фойесында кунакларны бай күргәзмә һәм гореф-гадәтләрне барлаган театральләштерелгән тамаша каршы алды.
Районның милли колоритын берләштергән күргәзмәдә: Чүпрәледә яшәүче халыкларның киенү, бизәнү әйберләре, музыкаль инструментлар, сувенирлар, көнкүреш кирәкләре һ.б. бар иде. Мәдәни традицияләрнең байлыгын чагылдырып кәсепчеләр үз һөнәрләрен тәкъдим итте.
Үзәк каршындагы мәйданчыкта «Дуван бакчалары», «Исток», «Агротранспорт», «Икмәк заводы», һәм башка җәмгыятьләр җитештергән продукцияләр бәйрәмгә килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.
Балта остасының борынгы кораллары, элеккеге тәрәзә яңаклары, гаилә династияләренең һөнәри эшчәнлеге, тукучылык, бисер үрү, тегү, чигүләр дә урын алган иде монда.
Мәдәният хезмәткәрләре «Бала туу», «Исем кушу», «Туй төшерү» кебек йолаларны яңартты.
Китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, пенсионерлар оешмасы, музей хезмәткәрләре дә күргәзмәдә район энциклопедиясе, авыллар тарихы, якташ шагыйрьләр, туган якны өйрәнүчеләрнең китапларын, дару үләннәре почмагын, укучыларның иҗатларын тасвирладылар. Аерым урынны, әлбәттә, милли ризыклар алып торды. Гомумән, чарада чүпрәлеләрнең бай үткәне һәм бүгенгесе ачык чагылыш тапты.
Бәйрәмнең кульминацион өлеше мәдәният үзәгенең сәхнәсендә узды. Чарага килүчеләрне район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов сәламләделәр.
Районыбызның үзешчән артистлары чыгышлары, җыр-биюләр дә кунаклар күңелендә якты эз калдырды.
Белешмә
Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы икенче тапкыр уздырыла. Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелә. Быел ул Гаилә елы кысаларында оештырыла.
Ике ай дәвамында Казанның төрле мәйданчыкларында мәдәни программа күрсәтеләчәк. Конкурс йомгаклары буенча җиңүче билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев