Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Көздән яз исе килгән мәлдә

Нәкъ менә шундый кәздән яз исе килгән мәлләрдә районыбызның Каракитә авылында туып-үскән яшьләре – Ләйсән Җәмил кызы Бадеева белән Руслан Зөфәр улы Алимов йөрәкләрен бергә бәйләп, никахларын рәсмиләштерделәр.

Көздән яз исе килгән мәл,
Көзнең әле кыз чагы.
Иреннәре шундый татлы,
Кайнар хисле – кочагы.
Төннәр буе серләшсә дә,
Серләре бетмәс мәле.
Чагу төсләреннән балкый, 
Иңенә салган шәле. 
Көздән әле наз тамган чак,
Күр, көнләштереп язны,
Сибеп җиргә үз бизәген
“Мин сөям!” – диеп язды...

(Люция Әблиева шигыре)

Нәкъ менә шундый кәздән яз исе килгән мәлләрдә районыбызның Каракитә авылында туып-үскән яшьләре – Ләйсән Җәмил кызы Бадеева белән Руслан Зөфәр улы Алимов йөрәкләрен бергә бәйләп, никахларын рәсмиләштерделәр.

Яшҗләр икесе дә авылда тугыз сыйныфны бер мәктәптә укысалар да, танышып-дуслашып китүләренә Ульян каласы сәбәпче булган. Дөресрәге, Ульянда укып йөргәндә социаль челтәрләр аша аралаша башлыйлар алар. “Очрашуыбыз да Русланның эш урынында булды”, ди Ләйсән. Гомерләренең иң истәлекле мизгелләрен билгеләр кияү-кәләш гөрләтеп туй да иттеләр. Яшь Алимовларга бәхетне күп санлы туганнары, әти-әниләре, дуслары күпләп теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев