Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кышын урамнарыбыз чиста булырга ошаган

Җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте ел  әйләнәсе киеренке хезмәттә.

Кышкы чорда да әлеге оешма коллективына Иске Элмәле, Яңа һәм Иске Чүпрәле авылларындагы урам юлларын һәм җәяүлеләр йөри торган тротуарларны кардан, боздан чистарту йөкләнгән. Әле шушы көннәрдә генә әлеге эшләргә техниканың ни дәрәҗәдә әзер булуы тикшерелде. “Гостехнадзорның” район бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров сүзләренә караганда, оешма хезмәткәрләре мондый “имтиханга” ел саен бик җитди әзерләнәләр икән.

Хәзер кышның нинди буласын алдан әйтү мөмкин дә түгел шикелле. Хәтта профессионал синоптиклар да бернничә ай алдан фаразлауга шикләнеп карыйлар. Шунысы факт, узып киткән җәй безне гадәттәгечә җылы, мул яңгырлары белән сөендермәде. Явым – төшем күләме дә уртача еллык күрсәкеченнән шактый ким булды. Мондый җәйдән соң табигать нинди сюрприз күрсәтер? Халык сынамышларына караганда, миләш җимеше мул булса кыш салкын һәм карлы була диләр. Моңа башка фаразлар да бар. Әйтик, чикләвекнең күп булуын да кышның мул карлы һәм артык та суык киләсенә юрыйлар. Ничек кенә булмасын, кыш безне үзенең зәмһәрир суыклары, йомшак ак карлары, җил- бураннары белән сөендерми калмас әле. Табигатьтә начар һава торышы юк диләр ич. Кыш әкренләп үз хокукын ала. Көннәр чагыштырмача җылы торса да, алда әле безне озын – озын кыш айлары көтә. -Һәр елдагыча кышкы чорга тулы әзерлек күрдек. Иске Чүпрәле авылы җирлегенә караган торак пунктларда, урамнарны кар көртләреннән чистартуда тугыз берәмлек техника эшләячәк.

Безнең коллектив чистартырга тиешле урамнарның һәм юлларның гомуми озынлыгы гына да 70 километрга якын. Шуның өстенә дүрт километрдан артык җәяүле тротуарлары бар. "Т-150" һәм "МТЗ-1221" маркалы тракторлар базасында ике бульдозер, погрузчик, үзбушаткыч "КамАЗ" автомашинасы, амкадор, ком сиптергеч техникасы күптән әзерлек сызыгында-, ди оешма җитәкчесе Альфред Низамов. “Гостехнадзорның” өлкән дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров кыш айларында юлга чыгарга тиешле машина – тракторны җентекләп тикшерде. Югыйсә аларның күпчелеге гадәти булмаган шартларда һәм иртәнге караңгылыкта эшләячәк бит. Андый вакытта төзек булмаган техникага утырып чыгу катгый тыела. Җәяүлеләрнең дә күрше авыллардан иртәнге 6 – 7 сәгатьләр тирәсендә эшкә килүчеләре бар. “Иң элек эштә иминлек кагйдәләре үтәлергә тиеш”, - ди “Гостехнадзор” бүлеге начальнигы. Тормоз системасының, яктырту һәм сигнал бирү приборларының төзек булуыннан тыш, механизаторның документлары һәм квалификациясенең шушы катлаулы техниканы идарә итү таләпләренә туры килүе шарт. Тәҗрибәсе һәм категориясе булмаган механизаторны теләсә кайсы техникага утыртырга ярамый. Машина – трактор паркында бу хакта җитди сөйләшү булды. “Техника йөртүчеләребезнең күбесе тәҗрибәле һәм озактан бирле эшли. Хәйруллин Илмасны гына алыйк. Ул бездә иң оста механизаторларның берсе. 30 еллык “Т-150” маркалы тракторны йөртә.

Аның тракторына бүген дә иң югары билге куелды. Фәнил Шәрәфетдинов, Фәрит Алиакберов һәм башка механизаторларыбыз да бик уңганнар, үз эшләрен яратып ихлас күңелдән башкаралар,- дип сөйли Альфред Альбертович. “Фламинго” җәмгыятендә озак еллар тырышып эшләүче Зөлфия һәм Илһам Айнулловлар, Людмила Фадеева, Ирина Ягашкина һәм Вероника Белова турында да җитәкчедән җылы сүзләр ишеттек. Аларга кыш буе тротуарларны чистарту йөкләнгән. Оешмага 200 тоннага якын ком- тоз катнашмасы да кайтарылган. Аны аяк асты, юллар бозлангач җәяүле юлларрына һәм автотранспорт йөри торган урамнарга сибәчәкләр. Оешма начальнигының сүзләренә караганда, урамнарны кардан чистарту эшләре, нигездә, иртә таңнан, ягъни иртәнге дүрт сәгатьләрдә үк башлана икән. Кар күп яуган вакытларда яисә көчле бураннардан соң ял көннәрендә дә вахтага чыгу каралган. “Суык вакытларда техниканы бик иртә эшләтеп җибәрү кыенга туры килмиме соң?”,- дип сорыйм механизаторлардан. “Гараждагы техника бик аптырамый инде ул”,- диештеләр алар бертавыштан. Хезмәт хакларының да уртача 20 мең сум булуын әйттеләр алар.

Машина – трактор паркы зурайгач, үзләрендә тимер кыру, эретеп ябыштыру цехын да ачып җибәргәннәр. “Техниканың күбесе иске, ә эшләтергә кирәк. Николай Иванович кебек уңган остабыз барында механизаторларга да җиңеллек туды, теләсә нинди механизмны ремонтлауда булыша”,- дип өстәде Альфред Альбертович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев