Куркынычсызлык каешын эләктерү мөһим
Куркынычсызлык каешы авариядә була торган зыян күрүне киметү өчен эшләнгән.
Ләкин күп кенә шоферлар һәм пассажирлар һаман да бу кагыйдәне санга сукмыйлар һәм куркынычсызлык каешларын эләктерми йөри бирәләр.
Шуны да истә тоту мөһим, куркынычсызлык каешы транспорт чарасының иң нәтиҗәле җайланмасы, ул юл-транспорт һәлакәтләрендә йөртүче һәм пассажирларның имгәнү авырлыгын киметергә мөмкинлек бирә.
Чүпрәле районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәрткәнчә, куркынычсызлык каешын эләктермәгән шоферга яисә пассажирга бер мең сум күләмендә административ штраф салу каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев