Куркынычсызлык каешы гомерне саклый
Куркынычсызлык каешы, бер яктан, конструкциясе буенча шактый гади, ә икенче яктан, автомобильнең иң киң таралган һәм киң кулланыла торган куркынычсызлык системасы.
Сер түгел, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар еш кына куркынычсызлык каешын санга сукмый. Ә бу авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
-Куркынычсызлык каешын куллану үзенчәлекләре Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән җайга салынган. Мәсәлән, Кагыйдәләрнең 2.1.2 пункты нигезендә, шофер бәйләнгән булырга һәм каеш белән бәйләнмәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.
Бәйләнмәгән каеш өчен җаваплылык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.6 статьясында каралган, аның нигезендә транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешын бәйләмәгән йөртүче, куркынычсызлык каешын бәйләмәгән пассажирларны йөртү бер мең сум күләмендә административ штраф салуга китерергә мөмкин. Бу очракта автотранспорт чарасы йөртүчесе җаваплылыкка тартыла. Кагыйдәләрнең 5.1 пункты нигезендә пассажирлар куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында барганда бәйләнергә тиеш,-ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Бу кагыйдәләрне үтәмәгән өчен пассажир, шулай ук, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Әлеге закон бозу буенча 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган. Шул ук вакытта штраф бәйләнмәгән һәр пассажирга аерым да билгеләнә.
Шуны да онытмаска кирәк: 12 яшькә кадәрге баланы транспорт чараларында йөртү баланың авырлыгына һәм яшенә туры килгән махсус балалар креслосы яки транспорт чарасы конструкциясендә каралган куркынычсызлык каешлары ярдәмендә башкарылырга тиеш.
Кагыйдәләрдә билгеләнгән балаларны йөртүгә карата таләпләрне бозган өчен җаваплылык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 12.23 статьясының 3 өлешендә каралган һәм 3000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев