Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кубокны Городищелылар яулады

Алкалы хоккей буенча узган турнирда 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр командалары катнашты.

Бәйрәм көннәрендә “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында районның “Алтын Барс” боз аренасында Кыш Бабай һәм Кар кызы призларына хоккей буенча традицион ачык район ярышлары узды.

Хоккей буенча район турнирында җиңүче исеменә ике команда көч сынашты: алар-Городище урта мәктәбе һәм район спорт мәктәбе (Иске Чүпрәле) спортчылары иде.

Турнирны ачу тантанасында спортчыларны һәм спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җылы сәламләде. Ул барлык яшь спортчыларга да матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Городище урта мәктәбенең яшь хоккейчылары - беренче урынны, икенче урынны район спорт мәктәбе командасы яулады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов призлы урыннар яулаган командаларны дипломнар, алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләде. Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Кирилл Савлюков (Городище) – иң яхшы капкачы, Влад Гордеев (Городище) - иң яхшы һөҗүмче, Йосыф Хисамиев (Чүпрәле) иң яхшы сакчы дип табылдылар. Иң яхшы уенчылар да дипломнар һәм Яңа ел бүләкләренә лаек булдылар. Уен судьялары да игътибардан читтә калмады, аларга яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Соңыннан исә яшь хоккейчылар истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев