Көзге призыв дәвам итә: Чүпрәле егетләре армиягә китә
Көзге призывта 50гә якын Чүпрәле егете хәрби хезмәткә алыначак.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында бер еллык хәрби хезмәтләрен узарга тагын дүрт Чүпрәле егете китте.
Традиция буенча, хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатырга район җитәкчеләре, шулай ук әти-әниләре, дуслары, якыннары җыелды.
Озатучылар булачак Ватанны саклаучыларга хәер — фатихаларын бирделәр, армиядә хезмәт итү-һәр гражданның конституцион бурычы гына түгел, ә ир-атның намусы эше дә, дип билгеләп үттеләр.
—Туган якларга исән-имин хезмәт юллары узып кайтыгыз,-диделәр алар.
Бу юлысы Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын Матак авылыннан Владимир Мусаткин, Яңа Чүпрәле авылыннан Илфат Хәнҗәров, Югары Чәке авылыннан Алмаз Мусин һәм Алешкин-Саплык авылыннан Павел Яковлев тулыландырды.
Көзге призывта 50гә якын Чүпрәле егете хәрби хезмәткә алыначак, кампания декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев