Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

«Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланачак

2022 елның 30 октябреннән 7 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Чүпрәле районында да, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дигән киң күләмле чара узачак.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Балаларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары белән бергәләп кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урынына алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк.

Шулай ук, белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Көннәр кыскара баруы, иртә караңгылана башлау, шулай ук начар һава шартлары белән бәйле шартларда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра, - ди бу уңайдан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Белешмә

2022 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала үлгән һәм 348е җәрәхәтләнгән.

Үлүчеләрнең иң күп саны (6 бала) пассажир балалар катнашында теркәлгән. 8 очракта балалар балаларны тотып тору җайланмасыннан башка йөртелгән.

Шулай ук агымдагы елның 9 ае эчендә җәяүле балалар катнашында 159 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 бала үлгән, 161е җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев