Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Контракт төзегән өчен түләүләр артты

Татарстанда РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1 700 000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Гомуми сумма республикадан, РФ Саклану министрлыгынннан, Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә.

Арттырылган түләүләрне махсус операция хәрбиләре сафларын тулыландырырга теләк белдергән татарстанлылар гына түгел, шулай ук, факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да ала ала. 

Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәкле әйберләрнең тулы җыелмасы бирелә. 

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм Россиядә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм чаралары, үзләренә һәм гаилә әгъзаларына реабилитация гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт төзегән предприятиеләр аларның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли, кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итә, хәрбиләрнең гаиләсен опекага ала.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында тулырак heroes-tatarstan. ru сайтында белергә була. РФ Саклану министрлыгы белән контрактны республиканың теләсә кайсы шәһәре яки районында төзергә мөмкин. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (ТРда яшәүчеләр өчен) телефоннары буенча гариза калдырырга, хәрби комиссариат яки сайлап алу пунктына килергә кирәк.

Бүгенге көндә Чүпрәледән махсус хәрби операциядә контракт килешүе нигезендә 200гә якын ир-егет хезмәт итә. Агымдагы елда исә 40тан артык контракт килешүе төзелгән. 

Барлык ташламалар һәм түләүләр хакында, шулай ук, документларны рәсмиләштерү турында 8 962 560-40-79, 8(84375)2-27-09 телефон номерларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев