Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Колпаков призына чаңгы ярышлары

Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.

Ярышлар берничә этапта барды. Ярыш вакытында спортчылар аерым да, команда составында да бәяләнде. Эстафетада җиде команда арасында иң яхшы вакытны Чуаш Чүпрәле авыл җирлеге чаңгычылары күрсәтте һәм күчмә кубокны да алар яулады. Икенче урынга Уби авыл җирлеге спортчылары, ә өченче урынга Хорновар-Шигали авыл җирлеге командалары лаек булды.

Ярышлар төрле яшь категорияләрендә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым узды.

I, II, III урыннарны яулаган спортчылар Мактау Грамоталары, медальләр һәм истәлек сувенирлары белән бүләкләнде.

Призерларга бүләкләрне запастагы полковник Валерий Колпаков, Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров, Виктор Петухов, ярышларның баш судьясы Николай Хрисанов тапшырдылар.

Ярышларда иң яшь катнашучылар дип Артем Романов һәм Владимир Мускатинов танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев