Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Кинобатл: Казан – Уфа” проекты кысаларында Чүпрәледә Башкортстан режиссерларының кыска метражлы кинолары күрсәтелде

Республика күләмендә беренчеләрдән булып, район мәдәният йортында “Кинобатл: Казан – Уфа” проекты  старт алды.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Башкортостан” киностудиясе ярдәме һәм катнашы белән  “Кино вакыты” (Казан) дирекциясе һәм “МидПоинт” кино мәктәбе (Уфа)  тарафыннан әзерләнгән. Декабрь аена кадәр Татарстан һәм Башкортстан режиссерларының кыска метражлы кинолары ике республикада да күрсәтеләчәк.

Башкортстан кинозалларында тамашачылар «Конец игры» ( М. Швачко), «Урюк и Курага» ( Л. Багаутдинова), «Половинки» (Б.Батуллин) и «Представь!» (И. Рахимбай), шулай ук, «Сухая река» (А. Барыкин), «Зайчик» (С. Силкина) һәм  «Потерянный путь» (А. Сальянов) фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Проектка старт район мәдәният йортында эшләп килүче кинозалдан бирелде. Исегезгә төшерәбез, районда “Магия кино” кинозалы эшли һәм филмнар карау өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган.

Район мәдәният йортында эшләп килүче “Магия кино” залына җыелган чүпрәлеләрне  республика мәдәният министры вәкиле Лия Гильметдинова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.

Реклама

Лия Гильметдинова проектның  максаты, тамашачылар игътибарын төбәк киносына җәлеп итү, ике республикада да яшьләр кинематографына ярдәм күрсәтүдә икәнлеген билгеләп үтте.  

-Ике ай ярым дәвамында Татарстан фильмнары Башкортстанда, башкорт фильмнары Татарстан кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Алар өчен тавыш биреләчәк. Тамашачылар белән иҗади очрашулар, мастер-класслар үткәреләчәк. Татарстан һәм Башкортстанда 30 мәйданның һәркайсында иллеләп сеанс күрсәтү күздә тотыла.27 декабрь- Халыкара кино көнендә җиңү яулаган фильмнарның исемнәре аталачак,- диде министрлык вәкиле.

Чүпрәлеләр Башкортстан режиссерларының «Кыргый»/«Ҡырағай» (реж. Ф. Утарбаева), «Өч хат» (реж. Р. Юлтаев), «Пилорама» (реж. А. Аскаров), «Ике күрше» (реж. Т. Буракаева) кыска метражлы киноларын карадылар. Иң күп тавышны “Кыргый” фильмы җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X