Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хезмәтләре дә, ордены да– якты истәлек

Язма мәрхүм Шәйхел абыйның һәм аның сугыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган хатыны Хатимә апаның якты истәлегенә багышлана

Альберт Шәрәпов, матбугат ветераны.

Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңү өчен тылда фидакарь хезмәт итүчеләр һәм фронтта батырларча сугышучылар арасында районыбызның Иске Задур авылы егете, инде мәрхүм (урыны оҗмахта булсын), Шәйхел Аюп улы Аюпов та бар. Кече офицер-лейтенант Аюпов армия генералы К.К.Рокоссовский командалык иткән 1нче Белоруссия фронтындагы 3нче армиянең 5нче ике мәртәбә Кызыл Байраклы Орлов укчы дивизиясенең 142 нче укчы полкында взвод командиры була.

...Шәйхел Аюпов 1908 елда крестьяннар Мәрфуга апа һәм Аюп абый гаиләсендә дөньяга килә. Балалык еллары, яшьтәшләре кебек үк, авылда үтә. Мәдрәсәдә белем ала. Ләкин гаиләгә бер-бер артлы кайгы килеп, башта әтисе Аюп, күп тә үтми әнисе Мәрфуга бакыйлыкка күчәләр. 11 яшьлек Шәйхелгә ятимлек ачысын татырга туры килми. Әтисе Аюп абый ягыннан туган тиешле, Мәскәү асты шахталарының берсендә күмер чабучы абыйсы кайтып, үзе янына алып китә. Анда ул башта дүрт еллык, соңрак җиде еллык мәктәпләрдә русча белем ала, уку алдынгысы була.

Революциядән соң яңа тормышка карашы аны ВКП (б) сафларына член булып керергә этәрә.

1930 елның декабрендә үзе теләп, эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. Яшь коммунист Шәйхел Аюпов укчы полкта үрнәк солдатларның берсе була. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, 1932 елның көзендә, туган авылы Иске Задурга кайта. ВКП (б)ның Чүпрәле районы комитетына партия учетына басарга килгәч, райкомның беренче секретаре аңа: “Син чын пролетариат булгансың икән, авылыгыздагы Советка рәис кирәк, тәкъдим итсәк, каршы түгелсеңдер бит”, ди. Һәм ике: Яңа һәм Иске Задур авыллары халкы җыенында Шәйхел Аюповны авыл Советы һәм Башкарма комитеты рәисе итеп сайлап  та куялар. Аның һәм авыл активының тырышлыгы белән ВКП (б) Үзәк Комитетының һәм Совет хөкүмәтенең крестьяннарны күмәк хуҗалыкка кертү, колхозлар оештыру буенча киң колачлы эшләр тормышка ашырыла. Иске Задур авылында “1нче Май”, ә Яңа Задурда “Ирек Таңы” колхозлары оеша.

1934 елда Шәйхел туган авылының чибәр, эшкә уңган кызы Хатимәгә өйләнә. Гаиләне сөендереп балалары да туа.

Иске Задур авыл Советы рәисе вазифасын җиде ел башкарганнан соң, 1939 елда аны ВКП (б)ның район комитетына эшкә чакыралар. Монда ул оештыру бүлеге мөдире булып эшли.  1 ел эшләгәннән соң, ул ВКП (б)ның ТАССР өлкә комитеты бюросы карары белән, Кама Тамагы район комитетына инструкторлар эшен оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Хезмәттә чыныккан, партия һәм Советлар эшен һәрьяклап үрнәк төстә оештыра белгәне өчен ул бу районда да абруй казана.

1941 елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. 33 яшьлек запастагы солдат Ш.Аюпов партиянең өлкә комитетына һәм Кама Тамагы районы хәрби комиссариатына үзен сугышка  Ватанны яклап көрәшергә җибәрүләрен үтенеп берничә мәртәбә гаризалар яза. Сугышка җибәрүдән калдыру турындагы рәсми документ – бронь биреп, аны ике ел рәттән сугышка җибәрүдән кичектереп торалар. Әлбәттә, тылда да җиңел булмый. Эшче көчләр җитешми, техника юк. “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дип көне-төне эшлиләр.

Ш.Аюповка 1943 елның 21 июнендә, сугышка алынуы турында повестка килә. Гаиләсен һәм балаларын туган авылына кайтарып куя ул.

Башлап, республикадагы сугышка җибәрелергә тиешле партия һәм Совет хезмәткәрләрен 10 айлык махсус курсларда укыталар, лейтенант званиясе бирәләр. Лейтенант Шәйхел Аюпов 1944 елның 21 маенда 1нче Белоруссия фронты составындагы 142 нче укчы полкта взвод командиры буларак сугышка керә. Аның взводындагы кызылармиячеләр дә немец-фашистларның Белоруссиядәге ныгытмаларын өзүдә, тере көчләрен тар-мар итүдә, көчле агымлы Друть һәм Березина елгаларын югалтуларсыз кичүдә батырлык күрсәтәләр, дошманның Минск шәһәренең көнчыгыш өлешендәге районында камалышта калган күп кенә солдатларын, хәрби техникаларын юк итәләр.

Шушы батырлыклары өчен взвод командиры лейтенант Ш.Аюповка  һәм взвод солдатларына 1нче Белоруссия командующие, армия генералы К.К.Рокоссовскийның Боерыгы белән Рәхмәт белдерелә. 5нче июльдә исә Минск шәһәре янындагы бер зур авылны дошман солдатларыннан азат иткән бәрелештә рота командиры каты яралана. Лейтенант Аюпов рота белән вакытлыча җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Белоруссиянең Барановичи шәһәрен немецлардан азат итүдә дә Аюпов ротасы солдатлары аяусыз сугышалар. 8 июльдә шушы шәһәрнең урамнарындагы сугышта якында гына шартлаган дошман снарядының кыйпылчыгы Аюповның сул кулының сөякләрен челпәрәмә туздыра. Хәрби госпитальдә табиблар аның сул кулын (терсәккә кадәр өлешен) кисәргә мәҗбүр булалар. Хәрби-экспертиза комиссиясенең карары белән сугышка яраксыз, дип табыла, 2 төркем инвалидлык бирелә. Һәм ул 1944 елның ноябрь аенда туган авылына гаиләсе янына әйләнеп кайта. Озак та үтми ВКП (б)ның район комитетына оештыру бүлеге мөдире булып эшкә урнаша. 1947 елның азагында Шәйхел Аюпов  Иске Чокалы машина-трактор станциясенә партия оешмасы секретаре вазифасына эшкә җибәрелә. 1953 нче елда ул туган авылындагы Жданов   исемендәге колхозда рәис булып эшли башлый. 1956 елның 1 апрелендә фронтовик, партия, совет һәм хуҗалык хезмәткәре Ш.Аюповның йөрәге тибүдән туктый. 48 яшьлек мәрхүмнең хатыны Хатимә апа 9 бала белән, унынчысы карынында булган килеш, тол кала. Унынчы баласын –Фридасын тапканнан соң, аңа СССР Югары Советы Президиумы карары белән “Герой Ана” дигән мактаулы исем бирелә.

Хатимә апа (ул да мәрхүмә инде) ялгызы гына балалар үстерсә дә төшенкелеккә бирелми. Көне-төне колхоз эшендә була, ун баласын тәрбияләп, үстереп, укытып, олы тормыш юлына  бастыра. Бүгенге көнгә исән булган балаларыннан Мараты, Илдары, Илдусы район оешмаларында бик матур гына шофер хезмәтен башкардылар, Розасы, Эльмирасы, Фридасы да намуслы хезмәттә булып, лаеклы ялга чыктылар, үзләре дә оныкларының яраткан әби-бабайлары булып гомер итәләр.

Совет Армиясе офицеры, партия, Совет, хуҗалык органнарында эшләгән, илебезне дошманнан азат итүдә катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен Шәйхел абый Аюпов СССР Югары Советы Президиумының 1947 ел, 11 июнь карары нигезендә, “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Лаеклы бүләк өченче улы Илдар гиләсендә истәлек ядкаре булып саклана. Оныклары да, әлбәттә, «сугышта безнең бабай да Җиңүгә өлеш керткән бит», дип горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев