Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда

Гөлия Рәмис кызы Нуртдинова тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендәге колледжда укып, махсус белем ала һәм туган ягына әйләнеп кайта ул.

Яшь белгеч район үзәгендәге “Әкият” балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Белемен тагын да күтәрү максатыннан Казан инновация университетының (КИУ) мәктәпкәчә белем бирү бүлегенә читтән торып укырга керә, уку белән эшне бергә бәйләп алып бара.

Яңа Чүпрәле авылы егете Айнур Айрат улы белән гаилә корып җибәрәләр. 2020 елда яшь гаиләне тагын да тулыландырып, уллары Радель дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә Гөлия декрет ялында, бала тәрбияли. Тормыш иптәше Айнур исә КамАЗ автомобилендә ерак араларга товар, ашлык, төрле төрдәге йөк ташый.

Яшь гаилә Айнурның әти-әнисе белән бергә яшиләр. Бергәләп йорт-җирне зәвыкъ белән җиһазлаганнар, бизәгәннәр. Өйдә бала өчен дә, үзләре өчен дә бар шартларны да тудырганнар. Бабалары һәм әбиләре оныкларына куанып туя алмый. Өч буын вәкилләре: өлкәннәр, яшьләр, Радель бер-берсен аңлап, матур яшиләр.

– Бүләк итеп 50 мең сум акча да бирделәр безгә. 25 яшькә җиткәнче үк гаилә корып, бала тапкан өчен дип аңлаттылар. Аңа коляска һәм бала өчен кирәкле булган башка әйберләрне алдык,-ди Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев