Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Халыкка яхшы булсын: Чүпрәле кооператорлары киңәшләшә

“Чүпрәле кооперациясе” ширкәтенең 2019 елда эшләнгән эшләрне барлаган утырышы да булып үтте.

Анда “Татпотребсоз” рәисе урынбасары Дамир Замалиев, “Татпотребсоюз”ның техника белән тәэмин итү идарәсе начальнигы Руслан Шәймарданов, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов катнашты. Утырыш барышында кооператив составына яңа пайчылар Сиринә һәм Марат Алиев, Альфред Низамов кабул ителде.

Дамир Замалиев Чүпрәле районына килеп кооператив эшчәнлеге белән авылларга барып танышып йөрүләре турында әйтте. Район җитәкчелегенең әлеге башлангычны үстерүгә мондый ярдәм күрсәтүен дә уңай бәяләде.

ИҢ МӨҺИМЕ ХАЛЫККА ЯХШЫ БУЛСЫН

Районда “Чүпрәле кооперациясе” (“Дрожжановская кооперация”) дип аталган кооператив оешкан иде. Аның рәисе итеп Ильнур Исхаков сайланды. Кооперативка әгъза буларак биш кеше кабул ителде.

Әлеге язманы укыганнарның кайберләре “иии, бу бит инде искелекне яңарту, андый система бар иде бит инде”, дип куяр. Бәлки бу шулайдыр да. Бездә бит һәр яңалык нигезендә руслар әйтмешли “хорошо забытое старое” ята. Тик, ни генә булмасын, искене яңартумы ул, яңасын төзүме – иң мөһиме халыкка яхшы булсын. Ә кооператив төзелүнең халыкка яхшы булган яклары бихисап. Ширкәт составына шундый кешеләр кергәннәр ки, алар элек кибет тотканнар. Кооперативны оештыргач, ташламалы рәвештә “Газель” базасында – ике, “УАЗ” базасында бер автолавка алганнар. Әлеге автолавкалар район үзәгеннән 11 км.һәм аннан да ераграк авыллар халкына хезмәт күрсәтә. Кибетләре булмаган авыллар халкына дисәк, тагын да дөресрәк булыр. Ә кибетләре булмаган авыллар саны Чүпрәле районында 2019 елда15 булган. 2020 елдан исә әлеге автолавкалар шундый 18 авылга йөриячәк. Чөнки тагын 3 авылда кибет тотучы эшмәкәрләр, кереме аз булу сәбәпле, үз эшчәнлекләрен туктатканнар, кибетләрен япканнар.

-Мондый күренешләр сәүдә күрсәтү өлкәсендә районга “Магнит”. “Пятерочка” кебек эре сәүдә комплеклары керү белән дә, халыкның төрле базарларга йөреп көнкүреш кирәк-яраклары алуы белән дә бәйле, - дп аңлата бу хәлне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов. -Тик халыкның төрлесе бар бит: ялгыз яшәүчесе дә, авылыннан чыгып китеп йөри алмаучысы да. Ә икмәк, тоз, шырпы һәркөн кирәк. Менә шуларны күздә тотып оештырылды да инде кооператив. Уңышлы гына эшләп тә китте. Халык рәхмәт әйтә. Соңгы арада гына кооперативның ике авылда модульле кибетләре дә ачылды. Алар да әйбәт кенә халыкка хезмәт күрсәтеп тора.

Модульле кибетләр Татар Шатрашаны белән Иске Ишле авылында ачылды. Аларга да товарны менә алда телгә алынган автолавкалар китерә. Автолавкаларның хуҗалары Ильмир Гайнетдинов, Ильнар Сәгъдиев һәм Марат Алиев.

2020 елга булган планнарында исә кооперативның тагын ике шундый автолавка аласы, тагын бер модульле кибет төзисе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев