Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

 Халык санын алу 1-31 октябрьдә узар дип көтелә

​​​​​​​Россиядә халык санын исәпкә алу 2020 елның 1 октябрендә башланып, 31 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде.

 

Моннан тыш, кеше күп яши торган төбәкләрдән читтә урнашкан урыннарда һәм ерак районнарда халык санын алу 1 апрельдән башланырга тиеш булган. Ләкин коронавирус пандемиясе шартларын исәпкә алып, Росстат бу эшләрне соңгарак күчерергә карар иткән иде.
Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»нең халык санын алуны октябрь аена күчерү инициативасы белән килешкән. Федерация Советы вице-спикеры, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак Путин үткәргән киңәшмәдә Бөтенроссия халык санын алуны октябрь аена күчерергә тәкъдим итте. Ул моны сайлау алды кампаниясе башлануы белән аңлатты.
Иң зур яңалык – теләүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында халык санын исәпкә алуны мөстәкыйль рәвештә уза ала. Халык санын алучылар өйдән-өйгә йөргәндә, махсус планшетлар кулланачак.  Планшетларда махсус программа урнаштырыла, бу исәпкә алу кәгазьләрендәге ялгышларны киметергә, мәгълүмат җыю һәм эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

 Халык санын алу 1-31 октябрьдә узар дип көтелә.

Реклама

Бу турыда безгә Андрей Борисов, Чүпрәле районында халык саны исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X