Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кеше исәбеннән баерга теләгән

Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.

М. билгеле бер вакыт аралыгында район Башкарма комитетының шәһәр төзелеше һәм архитектура бүлегенең баш белгече вазифасын башкара. Һәм ул А.ның “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” максатчан федераль программасында катнашуын да белә һәм берничә тапкыр телефон аша, аннан соң ватсап аша А.га мөрәҗәгать итеп, аңа билгеле бер сумма түләү шарты белән, торак сатып алуга социаль түләүләрне алырга ярдәм итәчәген белдерә. Үзенең гамәлен ул бу түләүләрне алу өчен кайбер кешеләргә бүләк бирәсе була дип аңлата. Әлбәттә, А. ризалаша. Шуннан соң М. А.га үзенең банктагы счет номерларын һәм Сбербанк картасы номерын да бирә һәм акчаны шунда күчерергә әйтә. М.ның аны алдавын сизенмәгән А. әлбәттә инде 22 мең сум акчасын тиешле счет номерына күчереп тә куя. М. моның белән генә дә чикләнми әле, тагын А. белән сөйләшеп, аның 11 мең сум акчасын тагын үз счетына күчертүгә ирешә. Шулай итеп, М. ярдәм итәргә ышандырып та, алдау юлы белән А.дан 33 мең сум акчасын үз счетына күчертә. Шул ук юл белән ул Б.дан да 50 мең сум акчасын күчертүгә ирешә. Шул ук схема белән ул О.дан да 60 мең сум, Н.нан 62 мең сум, С.дан 100 мең сум, Р.дан 98 мең сум, Л.дан 121 мең сум, Д.дан 82 684 сум акчаларын алдалап үз счетына күчертә. 

Әлбәттә инде, ярдәм итәргә ышандырып та, башта ук беркемгә дә ярдәм итмәячәген белеп, эш итә М.

Район суды М.ны РФ Җинаять Кодексының 159 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба һәм аңа  дүрт елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә, җәзаны шартлыга үзгәртә, өч елга сынау вакыты билгели. Шушы карар нигезендә ул өч ел дәвамында үзенең тәртибе белән төзәлүен аена ике тапкыр килеп расларга тиеш була. Һәм М. сынау срогы барышында шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне контрольдә тотучы махсус дәүләт органына хәбәр итмичә һәм аның рөхсәтеннән башка даими яшәү урынын үзгәртә алмый.

(Материал район судының прес с-секретаре Лилия Мөшәрәпова белән берлектә әзерләнде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев