Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«КЭС-БАСКЕТ» буенча Чүпрәле район чемпионаты узды

Баскетбол уйнадылр

«Алтын», «Чемпион» спорт комплекслары, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спорт залында район гомуми белем бирү учреждениеләренең ир-егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС — БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.

Анда егетләрдән торган −14 һәм 15 кызлар командасы катнашты.

Мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча егетләр командалары арасында Иске Чүпрәле күп профильле лицее командасы 1нче урынны яулады. 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе командасы — 2нче, Шланга мәктәбенең егетләр командасы 3нче урынга лаек дип табылды. Иске Чүпрәле күп профильле лицее командасы уенчысы Александр Никишкин турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды һәм Дипломга ия булды.

Кызлар командалары арасында 1нче урынны Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы яулады, 2нче урын — Шланга һәм 3нче урын Зур Аксу мәктәбе командасына бирелде. Яңа Элмәле урта мәктәбе командасы капитаны Анастасия Макарова турнирның иң яхшы уенчысы булды һәм аңа да Диплом тапшырылды. 1нче, 2нче, 3нче урыннарны яулаган командалар Дипломнарга, медальләргә һәм кубоклар алдылар.

Муниципаль этап чемпионаты җиңүчеләре —Иске Чүпрәле күп профильле лицее һәм Яңа Элмәле урта мәктәбе командалары чемпионатның зона ярышларында катнашачаклар һәм район данын яклаячаклар. 
«КЭС-БАСКЕТ» буенча ярышлар вакытында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев