Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлыга иң көчле көрәшчеләр җыелды 

Хезмәт ветераны, үзе дә оста көрәшче булган һәм шул ук вакытта көрәш ярышларында бик гадел хөкемдарлык иткән Мансур Рәимов истәлегенә уздырылган региональ турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты.


Тугыз үлчәү авырлыгында көч сынашып келәм хуҗалары барлык көндәшләреннән күпкә өстен чыктылар (тренер Радик Низамов) һәм биш команда арасында беренче урынны яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарны Буа һәм Чувашиянең Батыр районы көрәшчеләре бүлеште. 

Кече Чынлы авылы элек – электән үзенең данлы көрәшчеләре белән горурланды. Әлеге матур традицияне алмашка үскән яшь буын бүген дә уңышлы дәвам иттерә. Монда үз гомерендә бер генә мәртәбә бил алышып карамаган ир – егетне очрата да алмыйсың. Район Сабан туе ярышларында да Кече Чынлы батырларына тиңнәр юк. Легендар көрәшче, үзенең табигатьтән бирелгән көч – сәләте белән 12 ел рәттән район чемпионы булган, тирә – күрше районнарда да бил бирмәгән Мәсхүд абый Хөснетдинов бүгенге буынга тере үрнәк. Ходай аңа исәнлек бирсен.

Быел декабрь аенда ветеранга 80 яшь тула. Үзенең юбилее уңаеннан матур иттереп көрәш турниры уздырырга ниятли. Турнирны ачу тантанасында Мансур Рәимовның көрәш спортын яратуы хакында гына түгел, аның колхоз эшчәнлегендәге уңышлары турында да сөйләделәр. Исән булса аңа быел март аенда 70 яшь тулган булыр иде. Бакыйлыкка күчкәненә дә ун ел була икән инде. Уллары Марат белән Айрат әтиләре истәлегенә шушы турнирны уздырырга уйлаганнар. Амин, монда әйтелгән бөтен яхшы сүзләр аның рухына дога булып ирешсен. Ә аңа атап әйтелгән изге, якты теләкләр чыннан да күп булды. Бергә колхоз эшендә иңгә – куеп хезмәт иткән авылдашлары аның турында җылы хатирәләрен яңарттылар. “Гадел, бик гадел кеше иде Мансур абый. Мәктәп яныннан узганда кереп хәлләрне белешми калмый иде. Аның туры сүзе, эчкерсез киңәшләре бездә һәрчак яклау тапты”, - ди Кече Чынлы урта мәктәбе директоры Тәскирә Ибраһимова.

Мансур Рәимов 18 ел “Цильна” колхозында механизатор булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен “Хезмәттәге аерымлылыгы өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. “Тугызынчы бишъеллык ударнигы” билгесенә лаек була. 1984 елда колхоз җитәкчелеге аны трактор бригадасы җитәкчесе итеп билгели. Монда ул үзен бик принципаиаль, тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәүче урта звено җитәкчесе итеп күрсәтә. Биш елдан соң аңа артта калучы кырчылык бригадасын җитәкләүне тапшыралар. Берничә ел эчендә бригада алдынгылар рәтенә чыга һәм “Кырчылыкта югары культуралы бригада” исемен яулый, Дипломнар һәм Грамоталар белән бүләкләнә. 1996 елда ул 2 санлы товарлыклы – сөтчелек фермасына мөдир итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә фермада тырыш коллектив туплый һәм югары күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итә. 2005 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелә.

Реклама

Бүгенге көндә аның улы Марат хуҗалыкның баш зоотехнигы вазыйфасында әтисенең эшен уңышлы дәвам иттерә, “Цильна” җәмгыяте терлекчелек буенча Татарстан Республикасы буенча да иң нәтиҗәле эшләп килүче хуҗалыкларның берсе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы, милли көрәш буенча федерация филиалы җитәкчесе Тәлгать Халитов шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәклеген әйтте.

...Көрәш турнирында Кече Чынлы, Буа, Чувашиянең Батыр районы, Татар бизнәсе, Шланга, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән килгән 14 һәм аннан да яшерәк спортчылар келәмгә чыкты. 29 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Данис Салихов (Кече чынлы) беренче урынны яулады. Буадан килгән Рәзил Шакиров – икенче һәм Батыр районы көрәшчесе Илнур Яфизов өченче урынга лаек булды. 32 килограммга кадәр авырлыкта көрәшүчеләр арасында Буа спортчылары Али Сөләманов белән Хөсәен Юлдашев беренче – икенче урынны алдылар, өченче урынга Кече Чынлы көрәшчесе Илназ Нуруллин чыкты. 36 килограммга кадәр авырлыкта Саммат Хәсәнов (Буа), Илназ Җәббаров (Кече Чынлы) һәм Булат Садеев, 40 кг.га кадәр авырлыкта – Нияз Рәимов (Кече Чынлы), Айзәт Нәсыйбуллин (Буа) һәм Таһир Кәлимуллин (Татар Бизнәсе, 50 кг. га кадәр авырлыкта – Сабир Асейнов (Батыр районы), Ильяс Шәрәфетдинов (Татар Бизнәсе) һәм Алмаз Җәббаров (Кече Чынлы), 60 кг. га кадәр авырлыкта – Әлфис Айзәтуллов (Кече Чынлы), Аюп Сөләйманов (Буа) һәм Даут Мифтахетдинов (Буа), 65 кг. га кадәр авырлыкта – Алмаз Ишморатов (Батыр районы), Илдар Басыйров (Кече Чынлы) һәм Газиз Әхмәтҗанов (Буа), 75 кг. га кадәр - Раил Камалов (Кече Чынлы), Ранис Юсупов (Кече чынлы) һәм Риназ Мостафин (Шланга), 75 килограммнан да югарырак үлчәү авырлыгында Рәсим Мохтаров (Кече Чынлы) һәм Айназ Мөхәммәтҗанов (Шланга) җиңүчеләр һәм призерлар булдылар, Грамоталар, медальләр һәм “премияләр” белән бүләкләнделәр. Гомуми командалар арасында беренче урынны яулаган Кече Чынлы көрәшчеләре күчмә кубокны үзләрендә калдырдылар.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X