Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы урта мәктәбендә "Озайтылган көн төркеме атналыгы” узды

Арсланов З.М. исемендәге Кече Чынлы урта мәктәбенең  башлангыч сыйныфларында  “Озайтылган көн төркеме атналыгы” үткәрелде.

Атналык башланыр алдыннан мəктəп залына игътибарны җəлеп итəрлек белдерү  эленде, программа төзелде. Тɵрле кызык башваткыч, ребус, кроссвордлар урнаштырылды. “ Кышкы  могҗиза” дигән темага рәсемнәр ясап, укучылар арасында иҗади сəлəтләрен сынап карау мɵмкинлеге тудырылды. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Якташыбыз Зәки Нури иҗатына багышланган  стенд, китапларыннан күргәзмә оештырылды. Атналыкның беренче кɵненнəн башлап соңгысына кадəр озын тəнəфеслəрдə, клуб сәгатьләрендә төрле ачык чаралар оештырылды.

Дүшәмбе көнне тантаналы рәвештә  атналыкны ачып җибәргәннән соң шигырь укучылар бәйгесе  уздырылды. Клуб сәгатендә  укучылар “Өч кыз”, “ Аленушка”, “Шалкан” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. “Золушка” (Көлкәй) әкияте буенча “ Миннән сорау, җавап сездән” дигән чарада катнаштылар.

Атналык кысаларында “Йолдызлы сәгать” уңышлы узды, “Кешене бизәүче сыйфатлар” дигән тәрбияви-әхлаки темага әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек көнендә озын тәнәфестә “Сәламәт  булыйм дисәң” дигән темага   чыгышлар тыңланды. Көннең икенче яртысында укучылар ике командага бүленеп  “ Күңелле стартлар”  ярышларында катнаштылар .

Укучылар “математик поездрга”утырып  “ Бул син тапкыр, бул зирәк!” дигән саннар дөньясына сәяхәт кылдылар. “Серле   тасма” дигән тема буенча мастер-класс үткәрелде. Укучылар 14 нче гасырларда барлыкка килеп 20 нче гасырда онытыла язган квиллинг  технологиясе  белән таныштылар.  Англия принцессасы Елезаветаның яраткан шөгыле безнең укучыларыбызга да бик ошады.  Шушы технологияне кулланып укучылар чәчәк ясауның яңа алымын үзләштерделәр.

“Эрудит” дигән темага интеллектуаль  уен үткәрелде. Укучылар экранда күрсәтелгән фоторәсемнәр ярдәмендә кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары катнашуында туган телгә багышлап "Туган телем – татар теле” дип исемләнгән бәйрәм-бәйге булды. Укучылар тапкырлыкта, җитезлектә, бердәмлектә ярыштылар. Төрле табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр,тизәйткечләр өйрәнделәр, әкиятләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Пантомималарны бик кызык күрсәттеләр. “ Җөмлә төзе”,” Җөмләләрне төзәт”, “Сездә ничек? Бездә шулай!”, “ Бер сүз белән әйт” дигән уеннарны укучылар бик яратып башкардылар.

Атнаның соңгы көне җыр-биюгә бай булды.”Җырлыйк әле , дуслар !” дип исемләнгән чара оештырылды.Укучылар берсен-берсе үздырып, матур җырлар башкардылар.

Атналыкның һәр көне куңелле һәм мавыктыргыч узды. Һәр укучы үз сәләтеннән чыгып төрле бәйгеләрдә катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары арасында иң зирәк,тапкыр,сәләтле укучылар билгеләнде.Укучыларга грамоталар тапшырылды.Мондый атналыклар балаларга бик кирәк. Чөнки яңа технологик алымнар, уеннар  кулланып эш иткәндә балаларга уку җиңел һәм  кызыклы.

Резидә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев