Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы көрәшчесе - Россия чемпионы

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Нефтекамск шәһәрендә Идел буе федераль округы Кубогына “Көрәш” буенча ярышлар уздырылды.

Келәмдә Россия Федерациясенең бик күп төбәкләреннән килгән 150 дән артык, 17 – 18 яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар бил алышты. Ярышларны Нефтекамск шәһәр округы хакимияте, Башкортстан Республикасының спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россиянең һәм Башкортстан Республикасының билбау көрәше һәм ” Көрәш” федерацияләре оештырды. Татарстан Республикасы данын көрәш буенча спорт остасына кандидат, Кече Чынлы авылы егете Наил Низамов яклады. Кече яшьтән аны бил алышырга әтисе Радик Низамов өйрәтте. Авыл, район Сабан туйларында, Чувашия Республикасында һәм Сембер якларында көрәшеп чыныккан егетне җанатарлар да, тамашачылар да яратып, үз итеп өлгерде. Район көрәшчеләре арасында да беренчеләрдән булып “Спорт остасына кандидат”исемен яулады. Өлкән буын көрәшчеләре сүзләренә караганда, Наил бик үҗәт һәм максатына ирешүчән спортчы икән. Көрәштән тыш башка спорт төрләре белән дә шөгыльләнә, күнегүләрне даими үткәрә. Нефтекамскидагы ярышларда спорт осталарын да чиста җиңүгә ирешкән якташыбызның киләчәге бик өметле, аны тагын да зур келәмнәрдә бик күрәсе килә. Бу ярышлар дөнья чемпионатларына чыгасы юлның башы булсын иде. Киләчәктә дә аңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев