Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы көрәшчеләр командасы икенче урын яулаган

Шушы көннәрдә Чувашия Республикасы, Батыр районының Шыгырдан авылында Әфганстанда батырларча һәлак булган якташлары, сугышчан Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә татар – башкорт милли көрәше буенча традицион региональ турнир үткәрелде.

Анда Чувашия Республикасы, Татарстанның Апас, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан килгән йөздән артык көрәшче үз үлчәү авырлыкларында бил алышты. Әйтергә кирәк, безнең район данын Кече Чынлы көрәшчеләре яклады. Команда тренеры Радик Низамовның сүзләренә караганда, көрәшчеләр арасында зур турнирларда шактый ук танылып өлгергән спортчылар да булган. 45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Нияз Рәимов бронза медале, 65 килограммга кадәр авырлыкта Раил Айндинов - көмеш, 75 килограммга кадәр һәм аннан югарырак авырлыкта көрәшеп Раил Камалов белән Рәсим Мохтаров алтын медальләр яулаган. Илдар Басыйров, Илназ Нуруллин һәм Илназ Җәббаров кебек көрәшчеләрнең дә алымнарын хөкемдарлар югары бәяләгән. Турнир нәтиҗәләре буенча Кече Чынлы командасы икенче урынга лаек булган. Көрәшчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да матур алымнар күрсәтеп яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев