Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Кече Чынлы футболчылары «Бердәм Россия " партиясе кубогын отты 

Бүген район үзәгендәге универсаль стадионда Россия көненә багышланган мини – футбол буенча турнир узды, анда дүрт команда катнашты.

Уеннар башланыр алдыннан спортчылар тантаналы парадка төзелде. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, “Россия көне” бәйрәменең әһәмиятен билгеләп, спортчыларны җылы тәбрикләп бәйрәм белән котлады. 
- Россия көне күпмилләтле халкыбызның бәйсез һәм демократик дәүләттә ирекле һәм тыныч яшәвен символлаштыра торган бәйрәм булып тора. Һәм бу турнир моның ачык дәлиле, - дип билгеләп үтте ул. Шуны да искәртик, мондый турнир Чүпрәледә 2015 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов сүзләренә караганда, ярышлар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Бүген барлык командалар да турнирга зур әзерлек белән килгән. Уеннарның киеренкелегенә дә карамастан, турнир дустанә шартларда узды. 
Бу турнирның төп бурычы - төрле милләт вәкилләренең уртак байрагы астында җыелу, 
Без бер районда, төбәктә, илдә туганнарча яшәвебезне , бер-беребезнең традицияләрен хөрмәт итүебезне күрсәтү әлеге турнирның төп максаты иде. Лидерлык өчен киеренке көрәш берничә төркемдә узды. Нәтиҗәдә, финал уеннарыннан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Кече Чынлы авылы, икенче урынны Чувашия Республикасының Шомырша районы, өченче урынны Буа районы алды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вилданов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле бүлекчәсе башкарма секретаре Илдар Каюмов командаларга кубок, медальләр, дипломнар тапшырдылар һәм барлык спортчыларга яңа җиңүләр теләделәр. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X